26 февраль 2016 яңалыклары
-
Яңартабыз, төзибез
2012 елдан бирле республикада "Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында капиталь ремонт" программасы эшли. Мәктәпләрдә капиталь ремонт эшләре алып барырга мөмкинлек тудыручы әлеге программа нигезендә узган ел районга республика бюджетыннан 48,2 миллион сум акча бүлеп бирелде. Бу акчага Тат. Бүләр, Әмәкәй, Үрәзмәт, Тойгельде гомуми белем бирү һәм Түбән Табында ачылачак...
-
2016 – Россия киносы елы
Әйдә барыйк, кино карыйк...
-
МТВ 26.02.2016
-
Мөхәммәт тауга бармаса...
Иске Карамалы авылында район башкарма комитеты каршындагы балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең күчмә утырышы үтте. Анда даими эчүчелек белән шөгыльләнүче, күп тапкырлар чакырылып та, комиссия утырышына килмәгән балигъ булмаган дүрт бала тәрбияләүче ананың тәртибе тикшерелде. Киләчәктә тәртибен үзгәртмәгән очракта, аналык хокукыннан мәхрүм ителү куркынычы...
-
Су объектларын документлаштыру буенча киңәшмә
2016 елда инфраструктура үсеш бүлегендә су объектларының документлаштыру буенча киңәшмә узды.
-
Мөслим лицеенда музыка һәм рәсем сәнгате укытучыларының районара семинары узды
"Музыка һәм рәсем дәресләрендә сингапур структураларын куллану" исеме астында үткән чарада 25 укытучы катнашты. Сарман, Ютазы районнарыннан килгән укытучылар үз фәннәре буенча мастер-класслар күрсәтте. Мөслим сәнгать мәктәбенең рәсем укытучылары - Гөлназ Талипова белән Ильмира Галиева рәсем дәресендә граттаж алымын куллану турында сөйләде, "Юеш өслектәге җиләк-җимешне техникада куллану" алымнары белән уртаклашты....
-
Айгөл Шәймөхәмәтова Яр Чаллыдан диплом белән кайтты
"Миләшкәй" балалар бакчасына йөрүче Айгөл Шәймөхәмәтова "Беренче адымнар" республика фестивалендә 3 нче дәрәҗә дипломга лаек булды. Айгөлне бәйгегә әзерләгән җитәкчесе Ландыш Заянованың бу инде беренче җиңүе генә түгел. Сабыйларның талантларын ачу максатыннан бакчада төрле чаралар, җанлы әңгәмәләр үткәрелә. Бу көннәрдә бакча коллективы гаилә бәйрәмен үткәрү өстендә шактый күләмле эш алып...
-
Үзара салым акчаларының нәтиҗәле куллануын тикшерү максатыннан комиссия оештырылды
Үзара салым акчаларының нәтиҗәле куллануын тикшеру максаты белән Баланлы, Тойгельде, Исәнсеф һәм Баек авыл җирлекләрендә ревизия-комиссияләр оештырылды.
-
“Россия киносы елында Россия талантлары” исеме астында Бөтендөнья ачык телевизион конкурс-фестиваль узды
Яр Чаллы шәһәренең алтынчы санлы балалар сәнгать мәктәбендә "Россия киносы елында Россия талантлары" исеме астында Бөтендөнья ачык телевизион конкурс-фестиваль узды. Анда лицейның 8 сыйныф укучысы Эльвина Нуриева халык җырлары номинациясендә "Уракчы кыз" җырын башкарып, беренче дәрәҗә лауреат булды. Райондашыбыз бәйгедән диплом һәм йомшак уенчык белән кайтты. Эльвинага 8-9 май көннәрендә...
-
Үзәк хастаханәгә яшь белгечләр кайтты
Район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре белемнәрен күтәрү өстендә эшли. Педиатрлар Чулпан Микалина һәм Мәдинә Сәлимова, ашыгыч ярдәм бүлеге табибы Радик Төхфәтуллин, шулай ук 6 фельдшер бу көннәрдә квалификацияләрен күтәрә. Район үзәк хастаханәсенә яшь белгечләр кайтты. Тәнзилә Ранас кызы Зиннурова, Казахстан медицина университетын тәмамлап, район үзәк хастаханәсенә кардиолог булып эшли. Яңа ел...
-
"Агромастер" җитештерү компаниясе Идел буе агросәнәгать күргәзмәсендә катнашып чәчү комплексын һәм культиваторын сатып ук кайткан
"Агромастер" җитештерү компаниясе Казанда Идел буе агросәнәгать форумында күргәзмәдә булып кайтты. Компания әлеге күргәзмәдә ел саен катнаша. Быел "Агромастер" компаниясе "AGRATOR-DK 4200" чәчү комплексын, "LANDMASTER 6600" культиваторын һәм "ISON" үзбушаткыч трактор прицебын тәкъдим итте. Соңгы икесен агромастерлылар "Востокзернопродукт" җәмгыятенә сатып ук кайтты.
-
Үзәк урамны кардан һәм боздан чистарта башладылар
Яз җитә. Табигать янәдән йокыдан уяна башлады. Кар эри башлады. Район оешма-предприятияләре үз территорияләрен, бинаның фасад өлешен, түбәләрен кардан арындыралар. "Мизгел" яшьләр үзәге коллективы бу эшә иң беренчеләрдән булып кереште. Шулай ук яшелләндерү һәм төзекләндерү оешмасы хезмәткәрләре үзәк урамны кардан һәм боздан арындыруга кереште.
-
Паркта чистарту эшләре бара
Бүгенге көндә Сугышчан һәм Хезмәт Даны Мемориаль комплексында агач кисү эшләре бара. Күпләрне бу сорау борчыды. Без үз чиратыбызда әлеге сорауны Мөслим авыл җирлеге башлыгы Марат Шәймөхәмметовка бирдек, авыл башлыгы әлеге эшләр план нигезендә башкарыла диде. "Монда иске һәм корыган агачлар киселә, бу эстетик яктан эшләнсә, икенче яктан куркынычсызлык кагыйдәләредә...
-
"Җәмиг" мәчете
"Җәмиг" мәчетенә 2015 елның көз аенда нигез салынган иде, бүгенге көндә мәчетнең беренче каты күтәрелеп бетеп килә. Мәчет сентябрь аенда ачылыр дип планлаштырыла.