Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мисырда ял: “кайнар линия” телефоннарына шалтырат

Билгеле булганча, шушы көннәрдә Россия Мисырга самолет рейсларын туктату карарын кабул итте. Бу исә Татарстанда да республика туристларын туган якларына кайтару проблемасы тууга китерде. Хәер, җитәкчеләр әлеге эшчәнлек оешкан төстә тормышка ашырылачак дип ышандыра...

Бу көннәрдә Татарстанда Мисырга очышларны туктату белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү буенча махсус штаб эшли. Алар хәзерге вакытта Мисырда ял итүче 3,5 мең татарстанлының туган якларына исән-имин кайтып җитүен тәэмин итәчәк. Шул ук вакытта әлеге штабка пассажирларның багажларын кайтару, Мисырга ял итәргә китә алмый калган кешеләрнең мәнфәгатьләрен кайгырту эше дә йөкләнгән.

Туристларга хокуклары турында аңлатачаклар

Тагын бер яңалык: Татарстанда Мисырда килеп туган катлаулы вәзгыять белән очрашкан турист һәм пассажирлар өчен махсус "кайнар линия" телефоннары эшли башлады. Теләге булган һәркем 8(843) 2219016 номерына шалтыратып, үзен кызыксындырган сорауларны бирә ала.

Үз хокуклары белән кызыксынучылар Роспотребнадзор идарәсенә интернет аша да мөрәҗәгать итә ала. Моның өчен адресыаша кереп, электрон хәбәр калдыру да җитә.

Шул ук вакытта Казанда Мисыр турист һәм пассажирлары өчен махсус кабул итү көннәре дә булдырылган. Белгечләр белән шәхсән очрашу теләге булган затларга Зур Кызыл урамы, 30нчы йортка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Акчаларын кайтара алырлармы?

Бу мәсьәләгә зур игътибар бирү юкка түгел, билгеле. Татарстанның Туризм агентлыгы китергән мәгълүматларга караганда, Мисырда елына якынча 100 мең татарстанлы ял итә. Халыкны Мисырга республика аэропортларыннан 4 туроператор - «Пегас Туристик», «Анекс Тур», «Сoral Travel» һәм «Натали Турс» җибәрә.

Әйтергә кирәк, әлеге компанияләрнең дүртесе дә Мисырга путевка сатып алган татарстанлыларга башка илләргә чыгу мөмкинлеге бирергә әзер. Күпләр Мисырны Төркия белән алыштырырга тәкъдим итсә, бары тик "Натали Турс" кына үз клиентларын Һиндстан, Таиланд һәм башка шундый илләргә өстенлек бирергә чакыра.

Хәер, Мисырны Төркиягә алыштырырга теләүче туристлар саны шактый аз. Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко сүзләренә караганда, 6 ноябрь көнне Бегиш аэропортыннан Мисырга очарга тиешле 200 пассажирның бары тик 12се генә әлеге тәкъдим белән ризалашкан. Нәтиҗәдә, барысы да өйләренә озатылган.

Бу исә әлеге пассажирлар үз акчаларын кире кайтарып алуга дәгъва итә алачак дигән сүз. Хәер, туроператорлар бу мәсьәләдә төгәл җавап бирергә ашыкмый әле. Бары тик "Натали Турс" компаниясе генә үз туристларына акчаларын кайтару өстендә эшли башларга җыена.

Шунысын да исегезгә төшерәбез: хәзерге вакытта Мисырда ял итүче Россия гражданнарын туган якларына кайтару башланып китте инде. Кагыйдә буларак, самолетлар Мисырга буш оча. Ял итүчеләрне багажларыннан башка гына алып кайталар. Йөкләрне исә аерым самолет соңрак кайтарачак. 7-20 ноябрь көннәрендә Мисырдан Татарстанга барлыгы 22 рейс кайтыр дип планлаштырыла. Хәзерге минутларда әлеге илдән барлыгы 1330 татарстанлы кайткан инде. Аларның 329 ы - балалар.

Материал http://intertat.ru/ сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев