9 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Музей яңа эш графигына күчте
Туган якны өйрәнү музее яңа эш графигы буенча эшли. Хәзер районның үткәне һәм бүгенгесе белән танышырга теләүчеләр 20.00 сәгатькә кадәр музейга килә ала. Тарихи корылманың "ВКонтакте" челтәрендә дә үз төркеме булдырылды. Биредә музейда булган яңалыклар, күргәзмәт эшчәнлекләре турында мәгълүмат алырга була (http://vk.com/public98030744).
-
Мөслим яшьләре - республика форумында
Форум - анда катнашучылар өчен ачык мәйданчык, тәҗрибә уртаклашу , авылны үстерүгә яңа перспективалар.
-
Котлыйбыз!
Авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә лаеклы өлеш керткәне өчен һәм 50 яше тулу уңаеннан "Туган як" агрофирмасы механизаторы Нәгыймов Данил Якуп улы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.
-
Фатир алу күпме тора?
Торак мәсьәләсе безнең илдә һәрвакыт актуаль булып кала. Бик күп гаиләләр һәм аерым кешеләр дә үз куышларын булдыру өчен ярдәмгә мохтаҗ. Бүгенге көндә яшь парларның күпчелеге әти-әниләре белән яшәсә, калган өлеше кеше фатирларын арендалап яшәргә мәҗбүр.
-
Авыл зиратында тәртип халык көче белән булдырылды
Исәнсеф авылында зиратны чистарту максатында өмә үткәргәннәр. Бу хакта безгә Мөҗәһидан абый Мортазин хәбәр итте. Яңгыр сибәләп торуга карамастан, өмәдә шактый кеше катнашкан.
-
Мисырда ял: “кайнар линия” телефоннарына шалтырат
Билгеле булганча, шушы көннәрдә Россия Мисырга самолет рейсларын туктату карарын кабул итте. Бу исә Татарстанда да республика туристларын туган якларына кайтару проблемасы тууга китерде. Хәер, җитәкчеләр әлеге эшчәнлек оешкан төстә тормышка ашырылачак дип ышандыра...