Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әминә апабыз

Баек авылының уңган киленнәренең берсе булган Әминә апабыз – төп Краснояр авылы кызы. Фәнис абыебыз моннан 45 ел элек акыллы һәм сабыр, тырыш һәм кешелекле чибәр кызны, үзенә тиң яр итеп, төп нигезгә алып кайта. 

Шуннан бирле бер-берсен күз карашыннан аңлап яши алар. Ихаталары яздан алып көзгә кадәр шау чәчәктә утыра. Күпләп кош-корт, мал-туар асрыйлар. Кайчан гына керсәң дә, якты йөз белән, мул сыйлы табын әзерләп каршы алалар. Әминә апа пешергән чәкчәкләр, балан бәлешләре, ипиләре искиткеч тәмле була. Төп йортта яшәгәч, бар туганнарын җылы гаилә кочагына җыеп хөрмәт итәләр. Авылдашларының ихтирамын яулаган, ярдәмчел, иманлы, сабыр холыклы кеше алар. 
Закировлар, матур тормышларын тагын да ямьләп, якты дөньяга аваз салган балаларын да дөнья көтәргә әзерлиләр. Әминә апа кызларын аш-су әзерләү, тегү-чигү, хуҗабикә булу серләренә төшендерсә, Фәнис абый улын хуҗалык эшләренә, тормыш көтәргә, тәвәккәллеккә өйрәтте. 
Бүгенге көндә уллары Илнар Закировның фотосы – Мөслим районының Хезмәт даны тактасында. Кызлары Энҗе дә җаваплы хезмәттә. Нәсел дәвамчылары булган оныклары да һәрьяклап уңган, булган. 
Альбина Шәйгәрданова. 
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев