Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Миләшкәй" балалар бакчасы, "Автошәһәрчек" ясап, беренче урынны алды

Балалар бакчалары арасында "Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү" буенча бәйге уздырылды. Бәйгенең таләпләре буенча тәрбиячеләр брошюралар чыгырганнар, "Юл йөрү кагыйдәләре үзәге" дип аталган почмак булдырылган, макетлар, дидактик, сюжетлы-рольле уеннар ясалган, уеннарга картотекалар булдырылган.

"Миләшкәй" балалар бакчасы исә, барысыннан да уздырып, "Автошәһәрчек" тә ясаган. Биредә машиналар йөри торган юл бетон өслек белән катырылган, ягулык салу станциясе, машиналар өчен туктау урыны, кафе, поезд юлы, юл-патруль хезмәте посты, ял почмагы ясалган. Конкурс нәтиҗәләре буенча район үзәгендәге бакчалар арасында 1 урынны "Миләшкәй" , авыллар арасында Вәрәшбашның "Аккош" балалар бакчалары алган. Аларга мәгариф бүлегенең мактау кәгазьләре тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X