Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Крещение бәйрәмен билгеләп үттек

19 гыйнварда христианнар Крещение бәйрәмен билгеләп үтә. Керәшеннәр аны Качману бәйрәме дип атый. Крещение алды кичендә һәм бәйрәм көнне чиркәүләрдә гыйбадәт кылу һәм суны изгеләндерү йоласы башкарыла. Бүген Рус Шуган авылында әлеге бәйрәмне зурлап билгеләп үттеләр. "Крещение суы сихәтләндерү көченә ия, хәтта бу көнне гадәти чишмәләрдән дә изге су ага,...

19 гыйнварда христианнар Крещение бәйрәмен билгеләп үтә. Керәшеннәр аны Качману бәйрәме дип атый. Крещение алды кичендә һәм бәйрәм көнне чиркәүләрдә гыйбадәт кылу һәм суны изгеләндерү йоласы башкарыла. Бүген Рус Шуган авылында әлеге бәйрәмне зурлап билгеләп үттеләр. "Крещение суы сихәтләндерү көченә ия, хәтта бу көнне гадәти чишмәләрдән дә изге су ага, дип ышаналар.

Шулай ук бу көнне буа, елга, күлләрдә бәке ясап, су коену йоласы да үткәрелә. Иордан суында коену чиркәү кануннары таләп иткән мәҗбүри гамәл түгел, ул - гореф-гадәт", - диде Никита атакай Иордан елгасы буена җыелган халыкны бәйрәм белән сәламләп. Иорданда су коену - күңелдән дога кылып, өч тапкыр суга чумып алудан гыйбарәт. Бу көнне теләге булганнар бәкедә су коенды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев