19 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Крещение бәйрәмен билгеләп үттек
19 гыйнварда христианнар Крещение бәйрәмен билгеләп үтә. Керәшеннәр аны Качману бәйрәме дип атый. Крещение алды кичендә һәм бәйрәм көнне чиркәүләрдә гыйбадәт кылу һәм суны изгеләндерү йоласы башкарыла. Бүген Рус Шуган авылында әлеге бәйрәмне зурлап билгеләп үттеләр. "Крещение суы сихәтләндерү көченә ия, хәтта бу көнне гадәти чишмәләрдән дә изге су ага,...
-
Мөслим сәнгать мәктәбендә мастер-класс үтә
16 гыйнвар көнне Сәнгать мәктәбенең җыр бүлеге укытучыларына һәм укучыларына Яр Чаллы шәhәренең 4 нче балалар музыка мәктәбе директоры, җыр укытучысы Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре Нәфисә Әхмәтшина һәм Яр Чаллы музыка көллиятенең директор урынбасары Рәилә Тулупова мастер-класс үткәрделәр.
-
Методик ярдәм - Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры гимназиядә
Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры методик чыгыш белән Түбән Табын төп гомуми белем бирү мәктәбендә һәм Мөслим гимназиясендә булды. Илмир Яббаров берләшмә җитәкчеләренә методик ярдәм күрсәтте, укытучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде һәм өстәмә белем бирү буенча документация белән танышты. Әлегедәй методик чыгышлар алга таба да дәвам итәчәк.
-
VI Республика яшьләр форумында катнашырга ашык
"Безнең Татарстан" VI Республика яшьләр форумына гаризалар кабул итә башладылар. Әлеге чара яшьләр өчен менә дигән мәйданчык булып тора. Анда теләгән һәркем катнашып, үз проектын яклап, аны тормышка ашыру өчен фикердәшләр таба ала. Форум нәтиҗәләре буенча Татарстан Хөкүмәте, инвесторлар, иганәчеләр тарафыннан иң яхшы идеяләр, проект һәм яшьләр программалары алга таба...
-
Ике тапкыр җиңүче
17 гыйнварь көнне Җәлил поселыгында «Татнефть» Кубогына хоккей ярышы үтте. Мөслим «Яшьлек» командасы - «Яшьлек» Җәлил кызлар командасы һәм «Җәлилче» егетләр командасы белән очрашты. Нәтиҗәдә Мөслимлеләр «Яшьлек» кызлар командасын 5:0 хисабы белән жинде, ә «Җәлилче» егетләр командасына 7:2 хисабы белән җиңелде.