Китап турында
Китапны, дөресрәге, кәгазьне агачтан ясауларын мәктәп укучысы да белә.
Китапны, дөресрәге, кәгазьне агачтан ясауларын мәктәп укучысы да белә. Моның өчен күпме агач киселүен хәтта санап та торасы килми. Аргентинаның “Pegueno Editor” нәшрият йорты, укучыларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан, “Tree Book Tree” (Агач-китап-агач) дип аталган проектны башлап җибәргән. Анда, укып чыкканнан соң, җиргә күмәргә мөмкин булган китаплар чыгарыла. Ягъни укылган китаплар, яңадан тишелеп, агачка әверелә ала икән. Бу проект буенча моннан җиде ел элек беренче балалар китабы дөнья күргән. Ул кислотасыз, җирдә таркала торган биологик буяулы хәрефләр белән басылган. Кулдан тегелгән китапның тышлыгына жакаранда агачы орлыкларын тыгып калдырганнар. Һәр китапта агачны ничек утыртырга кирәклеген аңлаткан белешмәлек тә бар.
Татар басма китабының тарихы 1722 елдан Әстерханда Петр I поход типографиясендә басылып чыккан “Манифест”ыннан башлана. Чөнки аны чыгаруда татар осталары да катнашкан, һәм ул татарлар арасында таралган. XVIII гасырның соңгы чирегендә татар китапларын бастырып чыгару Петербургның Сенат типографиясендә дәвам итә. Казанда исә беренче типография 1801 ел ахырында ачыла. Бу – татар мәгърифәтчесе Габделгазиз Бурашев оештырган “Азия” басмаханәсе була. 1829 елда ул университет типографиясенә кушыла. Татарча 109 исемдә дәреслекләр, әдәби әсәрләр, дини һ.б. китаплар чыгарырга өлгерә.
Октябрь инкыйлабына кадәр 15 меңнән артык татар милли басмасы дөнья күргәнлеге мәгълүм. Аларның гомуми тиражы 50 миллион данәдән арткан, ди галимнәр.
1803 елда Казанда Коръән басу эшенә керешкәннәр. Техник яктан шактый ярлы типография өчен мондый күләмле эш кыен була. Коръән, олы форматлы 36 басма табак булып, 2 мең данәдә басыла.
Татарстанда китапханәче һөнәрен ике уку йортында алырга мөмкин. Алабугадагы мәдәният һәм сәнгать көллияте махсус урта белемле китапханәчеләр әзерли. Ә Казан дәүләт мәдәният институты югары белем бирә.
Фото - ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев