Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Күбәләк" балалар бакчасын ачу тантанасында республика җитәкчелеге катнашты

Рөстәм Миңнехановның "Күбәләк" балалар бакчасын ачу мизгелләре иң истәлеклесе булгандыр, мөгаен. Тантанада ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, район башлыгы Рамил Муллин, бакча төзелеше өчен җаваплы подрядчы оешма - "Евростиль" төзү җәмгыяте җитәкчесе Ленар Гайсин, әти-әниләр катнашты.

"Сабыйлар - безнең киләчәгебез. Аларның балачагы якты, алдагы тормышлары ямьле, имин булсын. Респбулика көне алдыннан бу гүзәл бакчаны файдалануга тапшыру - әти-әниләр, сабыйлар өчен генә түгел, барыбыз өчен дә зур бүләк. Бакчаның гомере озын, хәерле булсын!", - диде үз чыгышында Р. Миңнеханов. Соңыннан "Евростиль" төзү җәмгыяте җитәкчесе Ленар Гайсин "Күбәләк" балалар бакчасы мөдире Гөлназ Кәрамовага символик ачкыч тапшырды. Кунаклар бакчага узды. Рөстәм Миңнеханов та, килгән кунаклар да, бакчаның исеменә туры китереп, зәвык белән эшләнгәненә, бүлмәләрнең иркен һәм үзенчәлекле булуына соклануларын белдерде.

2014 елның көзендә нигез салынган бакчада эшләрнең кызу темплар белән баруыннан мөслимлеләр хәбәрдар булгандыр. 140 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелешенә федераль бюджеттан 86 млн сум акча тотылды. Районда бүгенге көндә эшләп килгән 29 мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениесенең 4се - район үзәгендә. Аларда барлыгы 1024 сабый тәрбияләнә. Шуңа да карамастан, балалар бакчасына чират калып килә иде әле. Яңа ачылган бакча бу проблемага нокта куяр, дип уйлыйбыз.

Заман таләпләренә туры китереп, проект буенча салынган яңа балалар бакчасында башка бакчалардан үзгә буларак, физкультура бүлмәсе дә бар. Иркен һәм якты бүлмәләр европа стандартлары буенча ясалган. Бакчада тудырылган шартлар һәм мөмкинлекләр һәрбер сабый өчен өй атмосферасы тудырыр һәм бу мохиттә балалар дөрес һәм яхшы тәрбия алыр, дип ышанабыз.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама