Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Каенсаз авылында яңа мәчет ачылды

Бу көнне 100 елдан артык тарихы булган Каенсаз авылында да истәлекле вакыйга булды. Игелекле райондашыбыз Ринат Насретдиновның матди ярдәме һәм башка бик күп дин кардәшләребезнең булышлыгы белән сафка баскан мәчет ачылды.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин әлеге чарада район башлыгы Рамил Муллинга Татарстан Җөмһүрияте Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның Рәхмәт хатын тапшырды, Каенсаз авылы имам-хатыйбына чапан бүләк итте.

Тантанада чыгыш ясаган һәркем Аллаһ йортының авылга иман нуры таратучы, халыкны туры юлга күндерүче рухи һәм әхлакый тәрбия үзәгенә әйләнүен теләде. Аллаһ йортында җәмәгать белән намаз укыганнан соң, бәйрәм мул табын артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев