Реклама
11 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Мәктәпләргә, балалар бакчаларына җылы бирелде
Бүген район үзәгендә барлык бюджет оешмаларына да җылы бирелде. Бу - мәктәпләр, балалар бакчалары, хакимият бинасы һәм гомуми җылылык системасыннан кулланучы барлык оешма-предприятиеләр.
-
Поздравления 9.09.2015
-
"Бездә кунакта" (9.09.2015)
-
Лицейлылар: "Ышанырга вакыт!"
"Ышаныч телефоны" оешуга 5 ел тулу уңаеннан лицейда "Ышанырга вакыт!" дигән исем астында тәрбия сәгатьләре оештырылды. 5-9 класслар белән очрашуга социаль яклау бүлеге психологы килде, ә башлангыч классларда исә, класс җитәкчеләре үзләре үткәрделәр.
-
Лицей укучылары "Көзге игелек атнасы" акциясенә кушылды
7-14 сентябрь көннәрендә лицейда "Игелеклелек атнасы" акциясе кысаларында төрле чаралар оештырылды. Светлана Иванова җитәкчелегендә башлангыч класс укучылары "Миләшкәй" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә уенчыклар алып барганнар.
-
Каенсаз авылында яңа мәчет ачылды
Бу көнне 100 елдан артык тарихы булган Каенсаз авылында да истәлекле вакыйга булды. Игелекле райондашыбыз Ринат Насретдиновның матди ярдәме һәм башка бик күп дин кардәшләребезнең булышлыгы белән сафка баскан мәчет ачылды.
-
Мөслимдә Җәмигъ мәчетенә нигез салынды
Бүген Мөслимгә мәртәбәле кунаклар - Татарстан Җөмһүрияте Диния нәзарәте рәисе һәм мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Госман хәзрәт Исхакый, күрше-тирә район һәм шәһәрләрнең мөхтәсибләре килде. Район башлыгы Рамил Муллин кунакларны Мөслимнең яңарган, реконструкция кичергән һәм яңа сафка баскан объектлары белән таныштырып йөрде.
-
Линияләрдә ремонт эшләре булу сәбәпле кайбер авылларда ут булмаячак
14-18 сентябрь көннәрендә, һәр көнне 09.-17 сәгатьләрдә Үрәзмәт авылының Советская, Колхоз урамнарында, Яңа Сәет, Кырынтау, Исәнсеф-Чишмә, Усаклык, Мари Бүләр авыллырында тулысынча линияләрдә капиталь ремонт үткәрелү сәбәпле, электр бирү туктатылып торачак, дип хәбәр итәләр электр челтәрләре җәмгыятеннән.
-
Озакламый Мөслимнең бөтен урамнары да тротуарлы булачак
Район үзәге бүген шәһәрләр белән тиңләшерлек. Үткән ел башланган тротуарлар салу эше быел тагын да зуррак масштабта дәвам итә. Бүген Мөслимнең үзәк урамнарында гына түгел, әйләнеч юлларда да җәяүлеләр юлы ясала.
-
Кооператив урамында ишегалды бәйрәме узды
Ишегалды бәйрәме районыбызда традициягә әйләнеп килә. Район үзәгенең Кооператив урамында узган бәйрәм район мәдәният бүлеге тарафыннан әзерләнде. Бәйрәмгә җыелган халыкны иң элек район башлыгы Рамил Муллин котлады.
-
Мөслимдә тагын бер инвестицион йорт ачылды
Мөслим үсә, матурая, яңа йортлар калка. Кооператив урамында төзелгән инвестицион йорт Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы тарафыннан сафка бастырылды. Инвестицион йортны ачу тантанасында район башлыгы Рамил Муллин катнашты. "Мөслим хуҗалык-ара төзелеш оешмасы" быел шундый бер йортны кулланылышка тапшырган иде инде.