Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кабак төшен кем урлый?

Ел саен иртә язда бакчада кабак утыртабыз, дип яза актив хәбәрчебез Миләүшә Хәсәнова. Берничә көн үтүгә аның орлыклары, якты кояш нурын күрергә дип, ашыга-ашыга җирдән борын төртәләр. Ләкин шуларның чыкканын гына көтеп торган иләмсез кара каргалар яшь үсентеләргә һөҗүм итә башлыйлар. "Туймасалар да туймаслар икән", дия-дия, җир өстендәге сузылып яткан...

Иң күңеллесе көз көне инде.

Ямь-яшел зур яфраклар арасыннан чүлмәк кадәрле кабакларны җыю үзе бер кызык. Арада бит бигрәк зурлары - бер генә кеше күтәрә алмастайлары да очрый. Кабакны без малларга турап ашатабыз, ә өйдә ашын, бәлешен, бөккәнен пешерәм. Һәр кабакның иренмичә төшен чүпләп, киптерәбез дә, кыш буена аның белән сыйланабыз. Беренчедән сәламәтлек өчен файдалы булса, икенчедән, туклыклы ризык булып тора.

Ә быел кабак төшен ашарга бер кошчык ияләште. Аның җитезлеген күрсәгез, киптерергә куйган төшләрне ташып та куя инде. Ул үзе кечкенә генә, кыска гына томшыклы, соры төстәге үрмәләч дигән кош булып чыкты. Үрмәләч ылыслы һәм катнаш урманнарда яши, башка кошлардан үзенең агач кәүсәсе буйлап өстән аска таба бик җайлы гына хәрәкәт итә белүе белән аерылып тора. Алар агач куышларына оялыйлар. Әнкә кош, 16 көн йомырка өстендә утырып, 7-8 бала чыгара. Өч атна дәвамында алар балаларын бөҗәкләр һәм үрмәкүчләр белән туендыралар. Иң кызыгы шунда: үрмәләчләр ризыкны саклауга куялар икән. Менә безнең кабак төшләре дә каядыр саклауга салынды инде. Шулай булмаса, ул кечкенә генә кош шулкадәр төшне ничек ашап бетерсен соң?

Миләүшә Хәсәнова, Вәрәшбаш мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев