13 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Мөслимлеләр электрон хезмәтләрне үз итә
Районыбызда республикабыз дәүләт электрон хезмәтләреннән кулланучылар саны арта бара. Бу бердән вакытны янга калдыруга файда. Икенчедән, төрле түләүләрне өйдән чыкмый гына башкарырга була. Россия Федерациясе дәүләт хезмәтләре дә шулай ук киң кулланыш ала бара.
-
Кабак төшен кем урлый?
Ел саен иртә язда бакчада кабак утыртабыз, дип яза актив хәбәрчебез Миләүшә Хәсәнова. Берничә көн үтүгә аның орлыклары, якты кояш нурын күрергә дип, ашыга-ашыга җирдән борын төртәләр. Ләкин шуларның чыкканын гына көтеп торган иләмсез кара каргалар яшь үсентеләргә һөҗүм итә башлыйлар. "Туймасалар да туймаслар икән", дия-дия, җир өстендәге сузылып яткан...
-
Ноябрь аенда ниләр эшләргә? (бакчачыларга киңәшләр)
Көзнең соңгы аен - ноябрьнең кыш белән тоташып китүен сизми дә каласың кайчак. Беренче җитди туңдырулар һәм эретүләр, аяк астындагы балчык һәм үзәккә үтәрлек салкыннар, озын, караңгы көннәр һәм соры, кыска көннәр... Болар барсы да - ноябрь!