Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Изге ният белән

Тойгелде коррекция мәктәбенең Түбән Табын авылына күчүе турында һәркем дә хәбәрдардыр. Соңгы ике ел дәвамында хөкүмәт программасы нигезендә мәктәптә капиталь ремонт алып барылды. Ремонт барышында бина керамогранит белән тышланды, тәрәзәләр алыштырылды. Бүлмәләр өр-яңадан ясалып, заманча җиһазландырылды. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен эшләнгән мәктәптә 78 бала тәрбияләнә. Биредә балаларны милли рухта тәрбияләү,...

Тойгелде коррекция мәктәбенең Түбән Табын авылына күчүе турында һәркем дә хәбәрдардыр. Соңгы ике ел дәвамында хөкүмәт программасы нигезендә мәктәптә капиталь ремонт алып барылды. Ремонт барышында бина керамогранит белән тышланды, тәрәзәләр алыштырылды. Бүлмәләр өр-яңадан ясалып, заманча җиһазландырылды. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен эшләнгән мәктәптә 78 бала тәрбияләнә. Биредә балаларны милли рухта тәрбияләү, дин-әхлак тәрбиясен бирү максатында төрле чаралар үткәрелә. Шундый чараларның берсе - Корбан ашы узган атнада оештырылды.

Мәҗлес тәбрикләүләр белән башланды. Мөслим районы имам-мөхтәсибе Мөнир хәзрәт Борһанов Коръән укыды. Әлмәт шәһәреннән интернат-мәктәп белән тыгыз элемтәдә торучы Мөслимәләр җәмгыяте рәисе Рәйханә Ханнанова һәм Миңнегөл абыстай Мостафина, райондашыбыз Розалия хаҗия дә балаларга теләкләрен җиткерделәр. Балалар корбан итеннән әзерләнгән аш, тәм-томнар белән сыйландылар. Интернат-мәктәп коллективы мәктәпкә корбан ите китергән һәркемгә рәхмәтләрен җиткерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X