Интернеттан товар алсаң...
Интернет-кибетләрдән товар сатып алуның нечкәлекләре бар.
Бер райондашыбыз, телевизордан рекламасын күреп, көчле җылыткыч сатып алган. Товарны почта аша алгач, ул аның бик кечкенә булуын һәм кирәкле мәйданны җылыта алмаячагын аңлаган. Кулланучы, алдан хәбәр итмичә генә, товарны янәдән кибеткә җибәрә. Ничек уйлыйсыз: ул дөрес эшлиме?
Белгечләр аңлатуынча, онлайн-сәүдә ул – дистанцион-шәхси файдалану өчен товарны интернет аша сату. Товарларны дистанцион юл белән сату РФ Гражданнар кодексы, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” федераль закон, “Ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләрен раслау турында” РФ хөкүмәте карары белән җайга салына.
Техник яктан катлаулы товарларны дистанцион ысул белән сатып алганда, кулланучы еш кына заказлы товардан баш тартырга һәм, товар җитмәү яки алынган товарның кулланучы өметләренә туры килмәве сәбәпле, түләнгән сумманы кире кайтарырга теләк белдерергә мөмкин. Мондый очракларда сатучы һәм кулланучы арасында бәхәс барлыкка килә, чөнки сатучы фикеренчә, техник яктан катлаулы товарларны кире кайтарып булмый. Тик дистанцион рәвештә сатып алынган товарларга карата кагыйдәләр гадәттәгедән аерыла. Кулланучы товарны алганчы – теләсә кайсы вакытта, товарны алганнан соң җиде көн эчендә аннан баш тартырга хокуклы. Товарны тиешле сыйфатта кайтару тәртибе һәм вакыты турындагы мәгълүмат товарны китергәндә (алганда) язмача бирелмәгән булса, кулланучы товар тапшырылганнан соң өч ай эчендә товардан баш тартырга хокуклы.
Товар төрен, куллану үзенчәлекләрен, аны сатып алу фактын һәм шартларын раслаучы документ сакланган очракта, товарның сыйфатына зыян килмәгәндә, аны кире кайтару мөмкин. Мондый документ юк икән, сез товар сатып алу турында башка дәлилләргә (интернет-кибетнең шәхси кабинеты скриншоты, электрон почта яки СМС аша сатып алу турында хәбәр) сылтама ясый аласыз. Интернет-кибеттәге товар сезгә китерелгәннән аерыла икән, бу шулай ук аны сатучыга кире кайтару һәм акча алу өчен сәбәп булырга мөмкин. Товардан баш тарткан очракта, сатучы килешү нигезендә түләнгән акчаны (кулланучының товарны кире китерүгә киткән чыгымнарыннан тыш) кулланучы ун көннән дә соңга калмыйча кире кайтарырга тиеш.
Бу очракта кулланучы барысын да закон нигезендә эшләгән. Ләкин ул җылыткычны кире кайтарырга һәм сарыф ителгән акчаны алырга теләк белдереп, гариза язарга һәм аны сатучыга җибәрергә тиеш иде. Сатучы уңай карар кабул иткән очракта гына товарны кире җибәрергә була иде. (Сатучы карар турында язмача яки телефон аша хәбәр итәргә мөмкин.) Сатучы мөрәҗәгатьне игътибарсыз калдырса яки баш тартса, кулланучы компетентлы органнарга мөрәҗәгать итә ала.
Консультация яки дәгъва белдерүдә ярдәм сорап, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Инспекциянең Мөслимдәге белгечен Пушкин урамы, 91 йорт адресы буенча табарга була. Телефоны: 8-(8-5556)-2-35-05.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев