Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Игътибар, Мөслимдә рейд бара!

Рейд барышында эчке эшләр, яшьләр бүлеге хезмәткәрләре һәм суд приставы вәкиле катнашты. Рейдның максаты: урамнарда чисталык һәм тәртип саклау, төнге уннан соң урамдагы тынычлыкны тәэмин итү, бәлигъ булмаган балаларның олылардан башка урамда йөрүләрен ачыклау. Алар уңышсыз гаиләләрдә, алкогольле эчемлек кулланучылар җыелучы фатирларда булдылар.

Төнге уннан соң яшьләр утырган машиналар да рейд членнары игътибарыннан читтә калмады. Чөнки аларда күпчелек 16 яше тулмаган яшүсмерләрнең качып утыруы сер түгел. Рейд барышында исерек хәлдә йөргән өчен беркетмәләр төзелде. Шулай ук юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен дә кисәтүләр ясалды. Янгыннардан саклану, легаль булмаган спиртлы эчемлекләрне куллану буенча да профилактика эше алып барылды. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан, якындагы урманнарда да рейдлар үтте. Мондый рейдлар, киләчәктә дә дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев