Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Яшелчәне сайлап аша

Яшелчәләрне сайлап, белеп ашау хәерле.

Тукланганда чама хисен онытырга ярамый, аеруча сары һәм кызыл төстәгеләрен (томат, мүк җиләге, цитруслы җимешләр) артык куп ашамагыз. Йөрәк ритмы бозылган, ашказанында җәрәхәт булган очракта гастрит һәм уникеилле эчәк авыруы, гипертония һәм бөер-бавыр авырулары, геморрой, эпилепсия, йокысызлык белән иза чиккәндә татлы борыч һәм аның согын эчүдән тыелу кирәк. Үт юлында ташлар булганда, гастрит вакытында яңа өзелгән помидор ашарга ярамый. Каротинны -- А витаминының төп чыганагын - борыч, кишер, томат, кузгалак, петрушка, суган, укроп, кабак һәм салат бирә. Боларны күп ашаганда, өлкән яшьтәгеләр һәм балаларда агулану, тәнгә вак тимгеллер чыгу, температура күтәрелү, күңел болгану күзәтелергә мөмкин.

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев