Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Гөлләрем-гөлкәйләрем

Бүлмә гөлләрен күбебез ярата. Ләкин бөтен кешенең дә фатиры кояш ягына карамый, ә гөлләр нигездә яктылык яратучан.

Шулай да борчылырга урын юк. Гөлләрнең кайберләре караңгыда да үсә. Шунысы бар, алар арасында чәчәк атучылары сирәк. Чәчәкле гөлләрдән узамбар миләүшәләрен, гибискусны (аны кытай розасы дип тә йөртәләр), камелия һәм бегонияләрнең (карабодай гөле) кайбер төрләрен санап узарга мөмкин. 

Ел дәвамында гөл савытындагы туфракның файдалы матдәләре кими, шуңа да туфракны яңарту бүлмә гөлләренең үсүе һәм чәчәк атуы өчен бик файдалы булачак. Әгәр дә гөл бик зур икән, туфрагының өске өлешен генә яңартырга мөмкин. Туфракны һәр гөл өчен яраклаштырып сайлагыз, һава йөрсен, үсемлекләрнең тамырлары черемәсен өчен, төбенә ташлар салып калдырырга онытмагыз. 

Бөтен үсемлекләр дә күчереп утыртканны яратмый. Мәсәлән, амариллис кысанлыкта үсәргә ярата һәм шундый шартларда чәчәк ата. Ә башка гөлләр, мисалга, бер үк гөл савытында берничә ел рәттән үсә ала. 

Гөлләрне тукландырырга оны тмагыз. Нәти җәдә үсемлекләрнең яфраклары куерак һәм ачыграк булып үсәчәк, алар шаулап чәчәк атачак. Махсус кибетләрдән бүлмә гөлләре өчен ашлама сатып алыгыз. Гөлләрнең һәрберсен төренә карап төрле вакытта, төрле күләмдә тукландырырга кирәк. 
Урамдагы җылылык +15 градустантан да түбән төшми башлагач, гөлләрне саф һавага чыгарыгыз. Аларны балконга яки ишегалдына чыгарып куярга була. Тик кояш туры караган урыннарга куймагыз, югыйсә гөлләргә зыян килергә мөмкин.

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев