Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Армия сафларында Мөслим районыннан 102 егетебез хезмәт итә

Шуның 19ы - Мәскәү өлкәсенең Сергиев Посад шәһәрчегендә. Матур традицияне дәвам итеп, ел да Мөслим делегациясе солдатларыбызның яшәү шартлары, көнкүрешләре белән танышып кайта. 16 март көнне район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары, хәрби хезмәткә чакыру буенча резервтагы комиссия рәисе Рушат Солтанов җитәкчелегендәге делегация юлга кузгалды. Әти-әниләргә улларының хезмәт...

Шуның 19ы - Мәскәү өлкәсенең Сергиев Посад шәһәрчегендә. Матур традицияне дәвам итеп, ел да Мөслим делегациясе солдатларыбызның яшәү шартлары, көнкүрешләре белән танышып кайта. 16 март көнне район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары, хәрби хезмәткә чакыру буенча резервтагы комиссия рәисе Рушат Солтанов җитәкчелегендәге делегация юлга кузгалды. Әти-әниләргә улларының хезмәт итүләре белән танышу максатыннан оештырылган әлеге сәфәргә сарманлылар да бара. Мөслимлеләрнең матур үрнәге нигезендә Сарман егетләре дә яхшы гына армия мәктәбен уза дип беләбез. Ут-күршеләребез булган Сарман районыннан да Сергиев-Посад шәһәрчегендә 19 егет хезмәт итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев