16 март 2016 яңалыклары
-
Мөслимгә Мәскәү шәһәреннән архитекторлар килде
13 март көнне районыбызга Казан һәм Мәскәү шәһәрләреннән архитекторлар килде.12 март көнне Иннополис институтында "Язгы марш" архитектура воркшопы старт алды. Воркшоп оештыру инициативасы белән республика Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман чыкты һәм ул Мәскәү архитектура мәктәбе МАРШ тарафыннан оештырылды. Казан, Санкт-Петербург, Мәскәү, Пенза, Саратав, Рязань һәм Екатеринбург шәһәрләреннән 35 яшь архитектор...
-
6 машина йөртүче җәмгысе 9 мең сум күләмендә штрафка тартылды
Тиздән машина йөртүчеләргә автотранспорт белән идарә иткәндә теләсә нинди электрон җайланманы кулда тоту, телефоннан сөйләшү, хәбәр язу, социаль челтәрләрдәге язмаларны уку тулысынча тыелырга мөмкин. Хәзерге вакытта махсус җайланмасыз телефоннан сөйләшеп барган өчен штрафның күләме 1500 сум. 2014 елның 1 июленнән үз көченә кергән әлеге карар нигезендә узган ел 30дан артык...
-
Адрес үзгәрде
РФ миграция хезмәте идарәсенең Мөслим территориаль пункты элеккеге авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасына, беренче катка күчте. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе исә үз эшчәнлеген күпфункцияле үзәк бинасында дәвам итә.
-
Россия күләмендә “Мелодинка” исеме астында конкурс узды
Бәйгедә лицей укучылары да катнашты. 1а сыйныфы укучысы Адилә Җиһангирова"Вокал" номинациясендә 2 нче дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды. (Җитәкчесе - Лилия Заянова). 4а сыйныфы укучысы Бикмурзина Аделина "Нәфис сүз" номинациясендә 3 нче дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде. (Җитәкчесе - Әлфия Каржавкина). "Миләшкәй" балалар бакчасыннан Айгөл Шәймөхәмәтова исә "Вокал-соло" номинациясендә 3...
-
Укучыларның язгы каникуллары килеп җитте
Тиздән укучыларның көтеп алган язгы каникуллары башлана. Бүген лицейның 4 а һәм б сыйныфларында тәрбия сәгатьләре шушы күңелле мизгелләрне хәвеф-хәтәрсез үткәрүгә багышланды. Укучылар район күзәтчелек эшчәнлеге баш белгече Ренат Идиятуллин белән очрашты. Ул балаларга су объектларында, бозда үз-үзеңне тоту турында сөйләде һәм куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырды. Шундый ук темага әңгәмә...
-
Әскыя Әхметшина үзенең юбилеен билгеләп үтте
Мәлләтамак авылында зур тантана оештырылды. Хезмәт ветераны, "Сүнмәс дәрт" ветераннар клубы әгъзасы, даими хәбәрчебез Әскыя Әхмәтшина 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәм чарасында район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Рушат Солтанов, район мәдәният бүлеге начальнигы Ирек Салихҗанов, район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов, авыл җирлеге башлыгыАйдар Шәйгарданов катнашты....
-
Армия сафларында Мөслим районыннан 102 егетебез хезмәт итә
Шуның 19ы - Мәскәү өлкәсенең Сергиев Посад шәһәрчегендә. Матур традицияне дәвам итеп, ел да Мөслим делегациясе солдатларыбызның яшәү шартлары, көнкүрешләре белән танышып кайта. 16 март көнне район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары, хәрби хезмәткә чакыру буенча резервтагы комиссия рәисе Рушат Солтанов җитәкчелегендәге делегация юлга кузгалды. Әти-әниләргә улларының хезмәт...