Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Электр челтәреннән алынмаган приборлар “көтү режимында” барыбер электр кулланалар

Йоклау режимында телевизор сәгатенә 10 нан 20 Вт кадәр электр энергиясе таләп итә

Кулланылмый, әмма электр челтәреннән алынмаган приборлар “көтү режимында” барыбер электр кулланалар. Бу хакта күпләр белә, ләкин моңа әһәмият бирмиләр, чөнки нәкъ менә алар өчен күпме акча түләүләре белән кызыксынмыйлалар, дип сөйләгән “Аif.ru”га Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты профессоры Наталья Проданова.

"Электр приборын кулланганнан соң, чыбыкны розеткадан алып куючылар аз, – ди белгеч. – Һәр гаиләдә диярлек кәрәзле телефоннар, телевизорлар, микродулкынлы мич, компьютерлар һәм башка техника бар. Алар тәүлек буе диярлек, аз гына булса да, электр энергиясен куллана".

Телевизор, экранының зурлыгына, яктырту тибына, яктылык һәм контраст параметрларына, кадрлар ешлыгына һәм башка характеристикаларга карап, сәгатенә якынча 100 Вт таләп итә.
"Әгәр сез телевизион программаларны актив карыйсыз икән, мәсәлән, көненә 5 сәгать, бу вакыт эчендә электр энергиясен куллану сәгатенә 0,5 кВт тәшкил итә, – дип ассызыклый эксперт. – Шул ук вакытта телевизор калган озак вакыт “көтү режимында” булачак.

Безнең очракта – 19 сәгать. Мисалларны без шартлы рәвештә алабыз, әлбәттә, һәм телевизордан тыш һәр фатирда электр челтәреннән алынмаган бик күп санда приборлар бар".
Шулай итеп, йоклау режимында телевизор сәгатенә 10 нан 20 Вт кадәр электр энергиясе таләп итә. Әгәр, мәсәлән, смарт-ТВ турында сөйләсәк, “көтү режимында” мондый приборлар 14 Вт чамасы "ашыйлар".

Ягъни көн дәвамында телевизорга туры килә торган электр энергиясе күләме 200-300 Вт тәшкил итә. Шуны 365 көнгә тапкырлагач, шактый сизелерлек сумма килеп чыга – 70-110 кВт. 1 кВт бәясе 5,57 сум дисәк, “йоклый торган” телевизор хуҗасына елына якынча 600 сумга төшә. Ә бит телевизорлар фатирында берничә булырга мөмкин, моннан тыш тагын күп башка электроприборлар.

Чыганак: Йорт. Бакча. Рецептлар

Наилә Нәбиева фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев