Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дактилоскопия теркәве ни өчен кирәк?

"Россия Федерациясендә дәүләт дактилоскопия теркәве турында"гы 128 санлы Федераль закон (25.07.1998 ел) нигезендә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы ирекле рәвештә дәүләт дактилоскопия теркәве үтәргә тәкъдим итә.

Документлар бозылган очракта, бәхетсезлек, һәлакәт, су басу, җир тетрәү, янгын, террорчылык акты, авиация һәм тимер юл һәлакәтләре очракларында дактилоскопия үткән һәркемгә шәхесне билгеләү гарантияләнә. Хәтер югалтудан интегүчеләргә бу процесны үтү аеруча мөһим. Кеше үзе турында мәгълүмат бирә алмаган очракта югалган гаилә әгъзасын табуда дактилоскопия ярдәмгә килә.

Гражданнарга ирекле дактилоскопия Россия Эчке эшләр министрлыгының территориаль органнары тарафыннан яшәү урыны буенча гариза нигезендә башкарыла. Дактилоскопия мәгълүматы, шулай ук шәхесне танырга мөмкинлек бирүче персональ мәгълүматлар, закон нигезендә сер итеп саклана.

Ирекле дактилоскопия теркәве үтү өчен кирәкле документлар:

- Россия Федерациясе гражданины паспорты;

- 14 яшькә кадәрге балаларның туу турында таныклыклары;

- опекуннар яисә уллыкка алучылар өчен: паспорт һәм опекунлык яисә попечительлек турында таныклык;

- эшкә сәләтсез гражданнардан - тиешле документлар.

Белешмәләр өчен телефон: 8(85556) 2-42-48.

Рунар Ханнанов,

Район эчке эшләр бүлегенең эксперт-криминалистика юнәлеше җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X