Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Чәегез тәмле булсын

Тәмле чәй әзерләргә җыенсагыз, аның кабына язылган исем янындагы инглиз хәрефләренә игътибар итегез.

 Әгәр Р-рекос икән, димәк чәй эре яфраклардан эшләнгән. ОР - Orange рекос -эре һәм бөртекле.

Әгәр чәй кабына For (Flovenu Orange рекос) дип язылган икән, чәегез югары сыйфатлы дигән сүз. Ә инде В, BP, BOP, FBOP кебек кыскартылма хәрефләр чәйнең вак яфраклы икәне турында сөйли. PF яки PS хәрефләре чәйнең бик вакланган булуын аңлата.

Чәй безнең эрага кадәр үк Кытайда барлыкка килә. Әмма аны XVII гасырда гына куллана башлыйлар. Шул гомер эчендә ул дөньядагы иң популяр эчемлеккә әйләнде.

Хәзер чәйнең бик күп төре бар. Әмма иң тәмлесе, иң яхшысы кайсы соң?

Базарда һәм кибетләрдә сатыла торган чәйләр арасында иң яхшы сыйфатлы чәй - “Брук Бонд” (Һиндстан). Хәтерләсәгез, бөек шымчы Шерлок Холмс та нәкъ менә шушы чәйне эчәргә киңәш итә. Бу эчемлек искиткеч тәмле, хуш исле һәм куе чыга. Шулай ук “Липтон” (Лондон) һәм “Дилмах” (Һиндстан) чәйләре тәмле, сыйфаты ягыннан “Брук”тан калышмыйлар. Бу өч төр чәйнең яфраклары тигез, бертөрле һәм бөтерелеп тора. Билгеле булганча, нәкъ менә шундый чәй югары сыйфатлы санала.

Безнең илдә чыгарыла торган “Майский” чәе дә тәмле, яхшы пешә. Ә менә “Восточный базар” (Мәскәү) чәеннән кара җимеш тәме килә. “Звезд ная ночь” (Мәскәү), МК Supreme (Һиндстан), Mahaut чәйләрен алырга киңәш итмибез - аларның тәме дә, исе дә, сыйфаты да мактарлык түгел.

Чәй сатып алганда шуңа игътибар итегез: аның кабында штрих-код булырга, еллык срогы күрсәтелергә тиеш. Кабына шулай ук продукциянең кайсы илдә чыгарылуы, нинди фирманыкы, авырлыгы турында рус телендә мәгълүмат язылырга тиеш.

Фото – «Мөслим-информ»нан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев