Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу атнада 4 көн рәттән ял итәчәкбез

Агымдагы эш атнасы бик кыска булачак, дип искәртә Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы. Ул атнада - тулы булмаган өч эш көне.

Дүшәмбе һәм сишәмбе - тулы эш көннәре. Ә чәршәмбе, 22 февраль, бәйрәм алды көне. Димәк, Хезмәт кодексы буенча эш көне бер сәгатькә кыскара.

Пәнҗешәмбе, 23 февральдән - якшәмбе , 26 февральгә, кадәр Ватанны саклаучылар хөрмәтенә ял итәчәкбез.

Әлеге дүрт көнлек каникуллар безгә 1 гыйнвар ял көнен җомга - 24 февральгә күчерү турындагы хөкүмәт карары нигезендә мөмкин булды.

Шуның белән бергә бу ял көннәре эш бирүче тарафыннан түләнергә тиеш. Һич югында, бәйрәм көннәре булганга карап, хезмәт хакы кимергә тиеш түгел. Эш күләменнән түләнә торган хезмәт хакы гына, әгәр дә кеше өстәмә ялга бәйле азрак күләмдә эшләгән булса, кимергә мөмкин.

Ә 8 мартта бары бер генә көн ял итәчәкбез. Бәйрәм атна уртасына - чәршәмбегә туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев