Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Белгечләр хезмәт кенәгәләрен тутыру буенча инструкциягә таянып эш итәргә кирәк дип киңәш итә

Хезмәт килешүе буенча эшләү вакытын тиешле үрнәктәге хезмәт кенәгәсе яки тиешле тәртиптә бирелгән документ раслый. Иминият стажын санаганда хезмәт кенәгәсендәге язулар барысы да шул вакыттагы хезмәт кодексына туры китереп рәсмиләштерелгән булырга тиеш.

Аерым алганда, Хезмәт кенәгәләрен тутыру буенча инструкциягә таянып эш итәргә кирәк. Бу инструкция фамилия, исем, әтисенең исеме, туган көнендәге үзгәрешләрне - паспорт, туу, никах яки аның таркалуы турында таныклык, фамилия, исем, әтисенең исеме һәм башка үзгәрешләр турындагы документларның номерына һәм датасына сылтама белән бирелергә тиеш. Күрсәтелгән үзгәрешләр хезмәт кенәгәсенең беренче (титул) битендә теркәләләр. Элеккеге исем, фамилия, әтисенең исеме яки туган көн датасы бер сызык белән сызыла һәм яңа мәгълүмат языла. Тиешле документка сылтамалар кенәгә тышлыгының эчке ягында языла һәм эш бирүче яки аның вәкаләтле вәкиленең имзасы куела һәм оешма мөһере (яки кадрлар хезмәтенең мөһере) сугыла.

Гариза язучы хезмәт чоры, укуы, хәрби хезмәттә булган вакыты турындагы документлар китерсә, андагы мәгълүмат паспорт яки туу турында таныклыктагы белән тәңгәл килмәсә, никах, исем алыштыру турында таныклык, чит ил компетентлы органнарының белешмәсе яки суд карары нигезендә документларның хуҗасын билгеләргә була. Хезмәт кенәгәсенә язылган фамилия, исем, әтисенең исеме үзгәрү турындагы мәгълүмат әлеге документларны караганда игътибарга алынмый.

Мәсәлән, пенсия билгеләү өчен мөрәҗәгать иткән ханымның хезмәт кенәгәсендә кыз чыктагы фамилиясе язылган - Иванова. Ул сызылган һәм өстенә ир фамилиясе теркәлгән - Петрова. Никах турында таныклыкның номеры, датасына сылтама бирелгән, аны оешманың имза һәм мөһере раслаган. Шулай ук мөрәҗәгать итүче ханым Иванова фамилиясенә бирелгән 5 еллык хезмәт хакы турында белешмә һәм югары уку йортын тәмамлау турында дипломын да тапшырган.

Кабул ителгән документларны игътибарга алу өчен шулай ук үзгәрешләрне рәсмиләштерүче документ кирәк. Ханымның хезмәт кенәгәсендәге фамилиясе үзгәрү турындагы мәгълүмат игътибарга алына алмый.

Пенсия фондының район бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев