14 апрель 2017 яңалыклары
-
Мөслимлеләрне ут белән тәэмин итүдә 60ка якын кеше хезмәт итә
Мөслим районы территориясендә 800 км. озынлыгында электр линияләре исәпләнә. Шулай ук 305 КТП, 7 подстанция район халкын өзлексез электр белән тәэмин итәргә ярдәм итә. Район электр челтәрләре җәмгыятендә 60 ка якын кеше эшли.
-
Район ветераннар Советы юбилярларны тәбрикли
Бу көннәрдә районыбызда яшәүче өлкән буын вәкилләре, тыл һәм хезмәт ветераннары Рахмаева Гөлчирә Кәрим кызы (Краснояр) - 85 яшьлек, Латыйпов Вил Шәйхрахман улы (Сөякәй) - 80 яшьлек, Галиев Мөхәмәтша Мәннан улы (Сал. Мухан) - 75 яшьлек, Ситдыйков Зәйнагетдин Әхмәт улы (Иске Чакмак) - 70 яшьлек, Нуретдинова Азия Мирзамөкәрис кызы (Мөслим)...
-
Белгечләр хезмәт кенәгәләрен тутыру буенча инструкциягә таянып эш итәргә кирәк дип киңәш итә
Хезмәт килешүе буенча эшләү вакытын тиешле үрнәктәге хезмәт кенәгәсе яки тиешле тәртиптә бирелгән документ раслый. Иминият стажын санаганда хезмәт кенәгәсендәге язулар барысы да шул вакыттагы хезмәт кодексына туры китереп рәсмиләштерелгән булырга тиеш.
-
Салым ташламасы кемнәргә каралган? (ИСЕМЛЕК)
Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 11 санлы районара инспекциясе Россия Федерациясе Салым кодексы (361.1 маддә) нигезендә, 2015 елдан башлап, физик затлар өчен транспорт салымы түләүдән азат итүче салым ташламасы каралуы турында хәбәр итә. Транспорт чарасының рөхсәт ителгән максималь массасы 12 тонна, тәләү алу системасының транспорт чаралары реестрында теркәлгән булуы шарт.
-
Террорчылык актларын ачыклау һәм кисәтү чаралары буенча белешмәлек белән танышыгыз
Объектларда һәм территорияләрдә куркынычсызлык тәэмин итү максатында контроль-пропуск һәм тикшерү режимын көчәйтергә, персонал белән өстәмә инструктажлар үткәрергә, видеокүзәтү файдаланырга. Бина һәм корылмалар янында транспорт куйдырмаска. Подвал, чардак, башка шундый объектларны тикшереп, мөһерләп бикләп куярга. Көн саен эш көне башланганчы һәм тәмамлангач, объектны һәм территорияне чит, шикле предметлар булу-булмауга тикшерергә.
-
Район ветераннар советы мөслимлеләрне өмәгә чакыра
Кадерле ветераннар! Хөрмәтле райондашлар!
-
Виталий Мутко: Халыкара экспертларга Казан ошый
Заместитель Председателя Правительства РФ, председатель оргкомитета «Россия-2018» Виталий Мутко вчера провёл в Казани совещание по вопросам подготовки к Кубку Конфедераций 2017 года, сообщает ИА «Татар-информ».
-
Яр Чаллы ТОСЭРына ике яңа кандидат билгеләнде
В Казани прошло заседание республиканской комиссии по рассмотрению заявок на заключение соглашения об осуществлении деятельности на территории опережающего социально-экономического развития под председательством министра экономики РТ Артёма Здунова и с участием мэра города Наиля Магдеева. По итогам рассмотрения заявок инвестиционные проекты компаний «Татклиматмаш» и «Венские вафли» для ТОСЭР Набережные Челны были...
-
Мөслимдә 30 куб метр чүп җыелган
Район башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчҗ, чисталык икеайлыгы кысаларында Мөслим буенча 30 куб метр чүп җыелган. Мөслимлеләр оешма-предприятие тирәләрен генә түгел, һәйкәлләр урнашкан урыннарны да чүптән арындыра.
-
Эшмәкәрләр сорауларына белгечләр җавап бирде
13 апрель көнне күпфункцияле үзәк бинасыеда район эшмәкәрләре белән очрашу узды. Алар белән Түбән Кама салым инспекциясе һәм район Башкарма комитеты белгечләре катнашты. Сөйләшүдә онлайн кассаларны эшкә җәлеп итү, законнарда булган үзгәрешләр турында сүз барды.
-
Язгы ташу район үзәгенә зур су алып килде
Язгы ташуны никадәр көчле әзерлек белән каршы алсак та, ул кинәт һәм көтелмәгән урыннарда куркыныч тудыруы белән шаккаттыра. Мөслимдә быел ташу тыныч кына узар дип фаразлый иделәр. Тик һава торышының кискен җылытуы кар сурларының тизлеген арттырды. Нәтиҗәдә район үзәгенең яңа микрорайонында яшәүчеләрнең ихата, йорт җирләрен, Урожайная урамында урнашкан газ заправкасы,...
-
Мөслимлеләр "Йолдызлык" фестивале призына көрәшә
Бу көннәрдә Казан шәһәрендә "Созвездие - Йолдызлык" республика фестиваленең финал туры бара. Җиңүче исеме өчен Мөслим районының талантлы балалары да катнаша. Әлеге төгәл нәтиҗәләр юк. Бию коллективларыеың "Пирамида" күңел ачу үзәгендә чыгыш ясарга әзерләнүе билгеле. Биючеләр арасында Казанга гаиләләре белән юл тоткан мөслимлеләр дә бар.
-
Нәни мөслимлеләр район тарихын өйрәнә
Мөслим Туганҗякны өйрәнү музеенда кунаклар еш булып тора. Бу атнада күргәзмә заллары мәктәпкәчә яшьтәге райондашларыбызны кабул итте. Нәниләр тәрбияче апалары беләе бергә барлык экспонатлар белән танышты.
-
Лилия Садриева иҗатташ дусларын җыя
14 апрель көнне, ягъни бүген район мәдәният йортында шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Лилия Садриеваның юбилее уңаеннан иҗат кичәсе үтә. Программада: шагыйрәнең иҗатташ дуслары - халык җырчысы Фердинанд Фәтхи, композитор-җырчы Илһам Хисмәтуллин, районыбызның популяр җырчысы Миргарифан Ханнанов, яшь җырчылар Рөстәм Мортазин, Алия һәм Илнур Сәхбетдиновлар чыгыш...