Бәрәңгене саклау
Бәрәңге тиешле дәрәҗәдә киптерелсә, авырулар куркыныч түгел
Халыкта бәрәңгене көл белән бутау һәм башка чаралар да бик күп, ләкин бәрәңге яхшы кипкән, черекләреннән араланган булса, саклау барышында кыенлыклар булмаска тиеш. Дымлы бәрәңгене базга салып, көл белән сибү әллә ни уңай нәтиҗә бирмәячәк. Төп шарт – бәрәңгенең коры булуы. Бөтен бүлбеләрне тулысынча көл белән каплау техник яктан да мөмкин түгел.
Бәрәңгене саклаудагы төп хаталар
Гөмбәле чирләр булган очракта, алар үзләрен бер ай эчендә күрсәтеп өлгерә. Бактериаль авырулар, кагыйдә буларак, бик сирәк очрый. Киң таралган авырулардан коры черү, фитофторозны әйтергә була. Аларны тиз арада күрергә мөмкин. Фитофтороз, фузариоз авыруларын ничек билгеләргә? Бәрәңге өслегендә фитофтороз үсеш алган урыннар көрән төстә, басылган була. Андый бәрәңгене аркылыга ярып карасаң, кабыгыннан эченә таба туры көрән "нурлар" киткәнен күрергә мөмкин. Фитофтороз булганда бәрәңге үзе каты кала, ләкин аңа төрле бактерияләр кереп, ул чери, начар ис чыгара башлый. Фузариоз, ягъни коры черү булган очракта, башта бәрәңгедә зур булмаган кабарынкылык, аннан янчелгән урын барлыкка килә. Ул кара көрән, кара төстә була. Эчендә – кара, коры масса. Күп очракта фузариоз җәрәхәтләнгән, киселгән урыннардан башлана.
Зур зыян күргән бүлбеләрне, озак саклап тормыйча, терлеккә ашатырга кирәк. Чөнки мондый бүлбеләрне ризыкка кулланып булмый, алар вак һәм йомшарган була. Яхшы киптерелгән һәм җәрәхәтләнмәгән бәрәңгегә фузариозның әлләни куркынычы юк. Салкыннар башланганчы җирне сөреп калдыру кайбер авыруларны кисәтергә ярдәм итәчәк. Бәрәңгене иртә алган булсагыз, арыш, бодай һәм башка шундый төр культуралар чәчәргә мөмкин.
Наилә Сәлахова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев