Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Баланлы авылы мәдәният йорты якташыбызның әсәрен сәхнәләштерде

10 декабрь көнне Баланлы авылы мәдәният йорты сәхнәсендә үзешчәннәребез авылдашыбыз Эльвира Исламованың "Ах, мин сине шашып яраттым" мелодрамасын куйдылар.

Үзешчәннәр якташыбыз язган әсәрне авторның үзенә уйнап күрсәттеләр. Авыл халкы да бик яратып кабул итте. Ә рольләрне күздән яшьләр чыгарлык итеп авыл җирлеге башлыгы Илүсә Исламова, балалар бакчасы мөдире Диләрә Гайсина, укытучы Илнар Вәлишин, мәдәният йорты директоры Фәния Хафизова, студент егет Рафис Садыйков, укучы егет Ренал Хәсәнов, хуҗабикә Диләрә Сухова, пешекче кыз Ләйсән Ханова уйнадылар. Үзешчәннәргә эшләрендә уңышлар, гаиләләрендә иминлек, үзләренә сәламәтлек, гел шулай авыл сәхнәсен нурландырып җырлап-биеп яшәүләрен телим, дип хәбәр итте Баланлы авылы мәдният йорты директоры Фәния Хафизова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев