Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия утырышы узды

Район башкарма комитеты каршындагы балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең чираттагы утырышы бара. Үзенә күрә бәләкәй судны хәтерләтә ул.

Баш судья ролендә комиссия рәисе - район башкарма комитеты рәисенең социаль-мәдәни үсеш мәсьәләләре буенча урынбасары Рушат Солтанов. Комиссиянең дистәләгән члены каршына бу юлы төнге сәгатьләрдә әти-әниләреннәнһәм аларны алыштыручы затлардан башка урамда йөргән балигъ булмаган балалар басты. Гаеплеләрнең эше аларның әти-әниләре, класс җитәкчеләре катнашында карала. Алар да гаеплеләр эскәмиясендә утыра.17 яшьлек егетне полиция хезмәткәрләре төнге сәгать 1 дә күрше авылдагы йөргән кызы яныннан кайтып барганда тоткарлаган.1999 елгы икенче егет тә төнге 10 нан соң да сөйгәненнән аерыла алмаган булып чыкты. Закон нигезендә билгеләнгән вакыттан (көзге айлардан язга кадәр - кичке 10.00 нан соң, җәен төнге 11.00 сәгатьтән) соң урамда, җәмәгать урыннарында йөрүнең нинди аяныч нәтиҗәләргә китерүен аңлатканнан соң,Рушат Җәүдәтович аталарча кайгырту белән:

- Үсмерләрне начар йогынтыдан саклау өчен чыккан закон бу. Юньле кыз егетен төнге 1 гә кадәр тотмый. Акыл белән йөрегез! Хисләрне вакытында тыя белү, үз-үзеңә вакытында "юк" дип әйтү - бәхеткә юл, - диде.

Үсмерләрнең кич клубтан кайтканда яки сөйгәне белән тоткарлануы гына бер хәл. Төнге урам үзенең маҗаралары белән ымсындыра бит ул. Төнге караңгылык бик күпләрне төпсез упкынга тәгәрәтергә дә сәләтле. Әле "акылы да утырып бетмәгән" баланы күпме хәвеф сагалый анда! Кайбер үсмерләр бусагадан атлап чыгуга, бәйдән ычкынгандай ни кыланганын, кая басканын белми башлый. Егетләр генә түгел, кыз балалар да тәмәкегә, аракыга, сыра шешәсенә үрелә. Салып алган килеш машинага төялеп, маҗара артыннан ерак авылларга кадәр барып җитү дә гадәти күренеш хәзер.

...Комиссия каршында - 17 яшьлек кыз. Ул иптәш кызы белән төнге 11 дә әле урамга чыгып кына китә. (Ни гаҗәп: икесенең дә әти-әниләре бу хакта белми дә кала). Үзләреннән шактый зур яшьтәге егет машинасында район үзәгенә элдерәләр. Билгеле инде, егет исерек, кызларның да спиртлы эчемлек кулланган булу ачыклана. Ә исереккә диңгез - тубыктан. Төнге сәгать 1дә, машина белән зур тизлектә барганда, руль белән идарә итүне югалтып, юлдан чыгып очалар һәм коймага барып бәреләләр. Бәхетләренә, җиңелчә генә җәрәхәтләнәләр. Бу кызларның, хокук сакчылары тарафыннан тоткарланып, комиссиягә эләгүенә бер караганда сөенергә генә кирәк. Гомерлек сабак алсын өчен комисси членнары үгет-нәсыйхәт бирә, үсмерләрне туры юлга бастырырга тырыша.

Район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекторы Эльза Вахитова сүзләренә караганда, ел башыннан алып, төнге сәгатьләрдә өлкәннәр озатуыннан башка җәмәгать урыннарында йөргән 26 үсмер тоткарланган. (Узган ел бу сан 32 булган). Аларның әти-әниләренә административ беркетмәләр төзелеп, эшләре комиссия каравына җибәрелгән.

Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре ирекле халык дружиналары членнары белән берлектә үткәргән рейдлар вакытында да үсмерләрне күз уңыннан ычкындырмый.

- Ни аяныч, кыңгыр эш белән тоткарланган балалар шактый әле. Билгеләнгән сәгатьтән соң урамда йөргән өчен генә түгел, тәмәке тарткан, җәмәгать урыннарында исерек хәлдә йөргән, вак хулиганлык кылган өчен дә эләгә үсмерләр. Ел башыннан балигъ булмаган балаларга барлыгы 23 беркетмә төзелде. Аның 8 е спиртлы эчемлекләр кулланган өчен төзелде, алкогольле эчемлекләр сату кагыйдәләрен бозуның 1 очрагы ачыкланды, - ди Эльза Вахитова.

Тикшерүләр күрсәткәнчә, балигъ булмаган балаларны җинаятькә күбрәк зурлар этәрә. "Сезнең яшь кермәгән, берни дә булмый", диләр андыйлар. Ата-аналар да, мәгариф хезмәткәрләре һәм балалар үзләре дә белеп торсын: закон нигезендә 14 яше тулган гражданнар да җинаять җаваплылыгына тартыла. Тагын шунысы да бар: 16 яше тулган үсмерләр вак хулиганлык кылып, тәмәке тартып, спиртлы эчемлекләр яки наркотиклар кулланып тоткарланган очракта, беркетмә аларның әти-әнисенә түгел, ә турыдан-туры үзләренә төзелә.

"Балалар сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик һәм әхлакый үсешенә зыян китерүне кисәтү (булдырмау) буенча чаралар турында" гы 71 нче санлы ТР Законы биш елга якын гамәлдә булуына карамастан, балалары төнлә тоткарланган кайбер ата-аналар закон турында белмәдек, дип акланмакчы. Юкса, мәктәпләрдә, ата-аналар җыелышларында бу хакта сөйләшүләр, законның катылыгы турында аңлатулар даими алып барыла. Әлеге закон иң элек үсеп килүче яшь буынны начар компанияләргә ияреп китүдән, урам йогынтысына бирелүдән, яман гадәтләрдән саклауны күздә тота. Закон буенча яшүсмерләргә 1 сентябрьдән 31 майга кадәр - төнге сәгать 10.00 нан иртәнге 6.00 га кадәр; 1 июньнән 31 августка кадәр төнге сәгать 11.00 дән иртәнге 6.00 га кадәр әти-әниләреннән һәм алар өчен җаваплы өлкән кешеләрдән башка урамда, җәмәгать урыннарында йөрү тыела. "Административ хокук бозулар турында" кодексның 3.11нче маддәсе нигезендә әлеге таләпләрне үтәмәгән, төнге сәгатьләрдә баласына урамда йөрергә рөхсәт иткән ата-аналарны улына яки кызына тиешле тәрбия бирмәүдә гаепләп, кисәтү ясала яки 500 сумнан алып, 1500 сумга кадәр административ штраф салына. Вазифадагы затларга - 3000 сумнан алып 5000 сумга кадәр, юридик затларга 15000-20000 сум штраф каралган. Бер ел эчендә әлеге закон бозу очрагы яңадан кабатланса, яшүсмернең әти-әнисенә - 2 мең, вазифаи затларга - 15 мең, юридик затларга 50 мең сум штраф түләргә туры киләчәк. Әйе, законнар елдан-ел катылана бара. Әле кайчан гына ир-атлар да, хатын-кызлар да теләсә кайда тәмәке пыскыта иде. Хәзер аларның да "койрыгына бастылар": Балалар мәйданчыкларында, мәгариф, мәдәният, медицина һәм сәүдә оешмалары янында, подъездларда, тукталышларда тәмәке тартырга ярамый. Эләгәсең икән, 1500 сумыңны чыгарып салырга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X