21 август 2015 яңалыклары
-
Хәзер Мөслимдә велосипедлар өчен дә махсус парковкалар бар
Мөслимнең үзәк урамында велосипедлар өчен махсус парковкалар булдырылды. Бу парковкалар һәр оешма-предприятияләр каршында да урнаштырылды. Хәзер райондашларыбыз тимер атларын калдырып, курыкмыйча теләгән җирләренә керә алалар.
-
Район эчке эшләр бүлеге үз территориясендә кечкенә сквер ясаган
Парклар һәм скверлар елы уңаеннан район эчке эшләр бүлеге үз территориясендә кечкенә генә ял итү урыны булдырган. Монда эскәмияләр һәм фонтан булдырылган.
-
Ташъелга авылының "Төнтык" чишмәсе төзекләндерелде
Ташъелга авылындагы "Төнтык" чишмәсе матур үзгәрешләр кичерде.
-
Мөслимдә маршрут автобусы йөри башлады
Ул көненә 9 рейс ясый. Иске автовокзал яныннан 06.40 сәгатьтә кузгалган автобус 17.30 сәгатькә кадәр йөри. Билет бәясе - 15 сум.
-
Озакламый мөслимлеләр янәдән ремонт кичергән музей белән таныша алачак
"Туган якны өйрәнү" музее 29 август көнне райондашларыбыз өчен ишекләрен ачачак.
-
Балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия утырышы узды
Район башкарма комитеты каршындагы балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең чираттагы утырышы бара. Үзенә күрә бәләкәй судны хәтерләтә ул.
-
Бүген явым-төшемсез, җылы көн көтелә
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 21 августта, республикада алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.