Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Смотр-конкурска метрәйлеләр старт бирде

Узган атнада район мәдәният йортында авыл җирлекләре арасында үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның "Яшьнәп яшә, җырлы халкым!" район смотр-конкурсы старт алды. Смотр-конкурсны Метрәй авыл җирлеге үзешчәннәре ачып җибәрде. Тамаша залын тутырып килгән район халкы 2 сәгатьтән артык барган концертны бер сулышта карады.

Алтмышка якын үзешчән артист район сәхнәсендә вокал, хореография, уен кораллары, вокаль һәм гаилә ансамбльләре, юмор-сатира, конферанс номинацияләрендә үзләренең әзерлекле чыгышларын күрсәттеләр. Концертның сценарий авторы - туган якны өйрәнү музее директоры Синара Яббарова "Сәхнәдә бүгенге авылның тормыш-көнкүрешен, аның нинди сулыш белән яшәвен яктыртырга тырыштык. Авыл җирлегендә яшәүче һәм аннан чыккан күп кенә шәхесләрнең, шәхси эшмәкәрләрнең, башка һөнәр ияләренең авылда тоткан урыннарын төрле шаян тамаша, миниатюралар аша чагылдырасыбыз килде. Һәр номер, һәр чыгыш шул сюжет линиясе буенча барды", - диде.

Метрәй авыл җирлеге башлыгы Рунар Сәхбетдиновның сәнгать җанлы булуын да әйтергә кирәк. Концертны оештырганда, яшьләрне әйдәкләп, башлап йөрүе, һәр номерда үзенең актив катнашуы авыл халкы алдында абруен арттырмый калмагандыр. Әнә шулай актив тормыш позициясе белән яшәүче җитәкчеләр, һичшиксез, башкаларга үрнәк булып торалар.

Метрәй авыл җирлеге Сал. Мухан, Метрәй, Ольгино, Иске Чакмак авылларын берләштерә. Шулай булгач, алар смотр-конкурска да бер йодрыкка тупланып әзерләнергә тиеш иде. Кызганыч, Метрәй белән Сал. Мухан арасында андый бердәмлек, дуслык сизелмәде. Кояшлы аяз көндә дә күләгә бар, диләр. "Аларныкы шундый, безнеке мондый" дигән сүзләр, җае килгәндә, бер-берсен "чеметеп алулары" кәефне кырды. Нәкъ менә шушы конкурслар җирлек халкының ни дәрәжәдә бердәм икәнен дәлилләүче күрсәткеч булуын онытмаска кирәк.

Үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның район смотр-конкурсы 21 мартка кадәр дәвам итәчәк. Концертларга керү ирекле. Мәдәниятне, сәнгатьне аңлаган, яраткан һәркем өчен мәдәният йорты ишекләре ачык! Үзешчәннәребез чыгышын карап, рухыбызны сафландырыйк!

Айгөл Хәйруллина,

район мәдәният йорты директоры урынбасары, смотр-конкурсның жюри комиссиясе рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X