6 февраль 2017 яңалыклары
-
Ата-аналар дәүләт имтиханнарын тапшырачак
"Ата-аналарның бердәм дәүләт имтиханнарын бирү көне" Бөтенроссия акциясе игълан ителде. 7 февраль көнне Рособрнадзор җитәкчесе Сергей Кравцов быелгы чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре бергә рус теленнән имтихан тапшырачак.
-
Мөслим яшьләре "Мафия" уенына җыела
"Мизгел" яшьләр үзәге традицион дискотеалардан читкәрәк китеп, атнаның һәр шимбә көнендә "Мафия" һәм "Крокодил" интеллектуал уеннары уздыра башлады. Теләге булган һәркемгә катнашу мөмкинлеге бирелгән бу уеннар 20.00-22.00 сәгатьләрдә уза. "Вакытыгызны күңелле һәм файдалы итеп тә уздырырсыз, башыгызны да эшләтерсез", - ди бу чарада катнашучылар.
-
Керемнәрең турында салым инспекциясенә хәбәр ит!
ТР буенча Федераль салым хезмәтенең 11 нче санлы районара инспекциясе декларация кампаниясе башлану турында хәбәр итә. Физик затлар 2016 ел өчен керемнәре турындагы декларацияләрне даими яшәү урыннары буенча салым органына 2017 нче елның 1 гыйнварыннан 30 апреленә кадәр (бу көнне дә кертеп) тапшыра.
-
Спорт мәктәбе хоккейчылары XI кышкы спартакиада уеннарында катнаша
Минзәлә шәһәрендә укучыларның 11 нче кышкы спартакиадасының зона ярышлары узды. Шайба белән хоккей уенында Мөслимнең спорт мәктәбе командасы да катнашып, икенче урын алып кайтты.
-
МТВ 3.02.2017
-
Февраль аена намаз вакытлары
Милади 2017 ел (Җөмәд әл-әүвәл - Җөмәд әл-ахир) Һиҗри 1438/1439
-
Смотр-конкурска метрәйлеләр старт бирде
Узган атнада район мәдәният йортында авыл җирлекләре арасында үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның "Яшьнәп яшә, җырлы халкым!" район смотр-конкурсы старт алды. Смотр-конкурсны Метрәй авыл җирлеге үзешчәннәре ачып җибәрде. Тамаша залын тутырып килгән район халкы 2 сәгатьтән артык барган концертны бер сулышта карады.
-
Поздравления 1.02.2017
-
МТВ 1.02.2017
-
Мөслимлеләр "Чаңгы юлы - 2017" бәйгесенә чакырыла
Районда спортка зур игътибар бирелә, төрле спорт объектлары төзелә. "Кояшлы Ык" ял зонасында кичләрен дә яктыртылган махсус чаңгы трассасы спорт белән шөгыльләнергә теләге булган һәркемгә ачык.
-
Лицей укучылары "Беренче адымнар" республика конкурсында җиңү яулады
Яр Чаллы шәһәрендә балалар иҗатының "Беренче адымнар" дигән X республикакүләм конкурсы узды. Шәһәрнең 1 нче санлы иҗат йортында узган бәйгедә безнең кечкенә райондашларыбыз да катнашты.
-
"Волонтер" игелек хәрәкәтенә кушыл!
Районда узган елның октябрь аенда "Мизгел" яшьләр үзәге каршында "Волонтер" игелек үзәге оешкан иде. Мөмкинлекләре чикләнгән балаларга, ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәргә ярдәм күрсәтеп кенә калмыйча, экологияне саклау, "Елмаю бүләк ит", "Укытучыңны котла", "Әнием-кадерлем" һәм башка бик күп истәлекле даталарга багышланган акцияләр уздырып, волонтерлар райондашларыбызның хөрмәтен яулап өлгерде.