Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл хуҗалыгы формированиеләренең күрсәткечләре нинди?

Илнең азык-төлек муллыгын тәэмин итүче тәҗрибәле игенчеләребез, уңган терлекчеләребез, гомумән, агропромышленность комплексының барлык тармакларында хезмәт куючылар һөнәри бәйрәмнәрен матур нәтиҗәләр белән каршылады.

Районның социаль-икътисадый үсешендә мөһим урын тоткан аграр секторда игенчелек тармагының тулы циклы тәмамланды. Инде кайбер күрсәткечләргә, авыл хуҗалыгы формированиеләре эшчәнлегенә анализ ясарга да була. Районда быел бөртекле культуралар 44600 гектар мәйданда үстерелде. Һәр гектардан уртача 23 центнер уңыш алынды. Тулай жыем 102 мең 600 тонна тәшкил итте. РАЦИНга һәм лизинг компанияләренә 8 млн. сумнан артык бурычлар түләнде, җитәрлек күләмдә орлык һәм фураж салынды. Игенчелектә югары культурага ирешкән, бөртеклеләрне игүгә фәнни якын килеп, үсеш стимуляторлары кулланган "Исламов" фермер хуҗалыгында гектар биреме - 30 центнер, "Туган як" агрофирмасында 29,4 центнер тәшкил итте.

Быелгы ашлыкны югалтуларсыз җыеп алу өчен район һәм агрофирма җитәкчеләре, инвесторлар төрле кызыксындыру чаралары кулланды. Район башлыгы Рамил Муллинның 10 мең центнер ашлык суктыручы комбайнчыларга премия алу өчен сертификат бирүе, кыр батырлары хөрмәтенә дан флагы күтәрү, төшке ял вакытында мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган чаралар игенчеләр арасында хезмәт күтәренкелеге барлыкка китерде. "Туган як" агрофирмасыннан Илнар Сөләйманов - 28542 центнер, Сирин Хуҗин - 24728, "Авзалов" крестьян-фермер хуҗалыгыннан Рифат Фазлыев - 16088, "Камагротрейд" җәмгыятенең механикалаштырылган отрядыннан Рәмис Азиев 15052 центнер ашлык суктырып, комбайнчылар ярышында лидерлар рәтенә күтәрелделәр.

Авыл хуҗалыгында мөһим кампанияләрдә югары хезмәт җитештерүчәнлеге белән эшләү өчен аграр секторның матди-техник коралланышы үз югарылыгында булырга тиеш. Әйтергә кирәк, хуҗалыкларның машина-трактор паркын яңа техникалар белән тулыландыруы өлкәсендә матур мисаллар бар. Быел "Туган як" агрофирмасы ике яңа "К-744" тракторы, "Агратор-9,8" чәчү комплексы, дүрт берәмлек "КЗС-1218" ашлык җыю комбайны, "Амазоне" һәм "Агратор" чәчү комплекслары сатып алды. Алынган техниканың гомуми бәясе - 51 миллион сумнан артык. "Исламов" КФХ техник базасын ике берәмлек "АКРОС" бөртекле ашлык комбайны белән тулыландырды.

Районыбызда уңышлы эш башлап җибәргән җаваплылыгы чикләнгән "НАМУС" җәмгыяте турында да әйтеп узарга кирәк. Җәй буена хуҗалык тарафыннан 15 мең гектар мәйданда технологик таләпләргә туры китереп эшкәртелде. Шуның 7 мең гектарына югары репродукцияле көзге культуралар чәчелде, 5 мең гектарында шикәр чөгендере үстерергә планлаштыралар. Югары эш нәтиҗәләренә ирешүне күздә тотып, хуҗалык өч берәмлек "ЛЕКСИОН", ике берәмлек "CLAAS TUKANO" (барлыгы 83 миллион сумлык) бөртекле ашлык комбайны сатып алынды. "НАМУС" җәмгыятенең еллык акчалата кертеме (вложение) 320 млн. тәшкил итте.

Язгы чәчүдән башлап, урып-җыюга кадәр һәр эшне агросрокларда һәм технологик таләпләргә туры китереп башкарган "Туган як" агрофирмасы, "Исламов", "Авзалов", "Әюпов", "Шәмсиев" хуҗалыклары, кыр эшләрен вакытында төгәлләп, киләсе ел уңышына ныклы нигез салдылар. Район буенча 18 мең 400 гектарда уҗым культуралары чәчелде, язгы чәчү өчен җитәрлек күләмдә орлык салып куелды.

Игенчелекнең мөһим тармагы булган терлек азыгы җитештерү буенча да куанып сөйләрлек уңышларыбыз бар. Быел район буенча 9 мең 200 тоннадан артык печән, 44 мең 200 тонна сенаж әзерләнде. Район буенча һәр шартлы терлеккә әлегә 25 центнер азык берәмлеге туры килә. "Туган як" агрофирмасында, "Исламов" хуҗалыгында бу күрсәткеч тагын да югары. Шул рәвешле алда торган җаваплы кышлату чорына быел ышаныч белән керәбез. Бу - әлбәттә инде, тырыш механизаторларыбызның фидакарь хезмәте нәтиҗәсе.

Терлекчелек тармагында эшләүче уңган хезмәтчәннәребезнең уртак тырышлыгы белән ел башыннан район буенча 13 мең 77 тонна сөт житештерелде. Бер сыерга исәпләгәндә 2783 килограмм сөт савып алынды. Калган өч айда 2727 тонна сөт җитештереп, савым сыерларының продуктлылыгын 3300 килограммга җиткерү бурычы тора. Сөт җитештерү һәм хәзерләүдә башкаларга үрнәк итеп куярлык хуҗалыклар бар. Илсур Шиһапов җитәкләгән гаилә фермасы ел башыннан исәпләгәндә һәр сыердан - 5144, Рәзинә Габидуллинаның гаилә фермасы 4580 килограмм сөт савып алды. Әлеге күрсәткечләр - район хуҗалыклары арасында иң югарылары, фермерларның тыңгысыз һәм тырыш хезмәте нәтиҗәсе.

Район буенча 9 айда 4187 тонна ит житештерелде. Ит җитештерүдә гадәттәгечә кошчы фермерлар яхшы эшләде. Авыл халкына күпләп тавык, каз сатып, ит җитештерүнең күләмен арттыруга мөмкинлек бирделәр. Дамир Шәңгәрәев җитәкләгән "Чайка" фермер хужалыгы - 1122 тонна, Алмаз Сәхипгәрәев фермер хуҗалыгы - 220, Ирек Хәмәдишин, Раеф Мортазин фермер хужалыклары 160 тонна кош ите житештерде.

Гомумән, районыбызның уңган игенчеләре, тырыш терлекчеләре, агропромышленность комплексының башка тармакларында эшләүче фидакарь хезмәтчәннәр, һәр участокта эшне дөрес һәм нәтиҗәле оештыручы тынгысыз белгечләр туган төбәгебезнең, республикабызның социаль-икътисадый үсешенә үзләреннән зур өлеш кертәләр. Сезнең йокысыз тәннәрегез, алны-ялны белми эшләвегез бәрабәренә бүген табыннарыбыз мул сыйлы. Хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә! Һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, яңадан-яңа хезмәт уңышлары телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X