18 октябрь 2016 яңалыклары
-
Иртәгә кайбер авылларда ут булмаячак
19 октябрь көнне 9 сәгать 30 минуттан 16 сәгатькә кадәр Яңа Сәфәр һәм Горбуновка авылларында ут булмый. Сәбәбе - линияләрдә ремонт эшләре бара, дип хәбәр итәләр район электр челтәрләреннән.
-
Гимназиялеләр Минзәлә педагогия көллиятендә булып кайтты
Мөслим гимназиясенең 8-9 класс укучыларыннан торган команда Минзәлә педагогия көллиятендә республикадагы гимназияләрдә укучы балалар арасында узган татар халкының милли бәйрәме "Сөмбелә" дә катнашты.
-
МТВ 14.10.2016
-
"Мои года - мое богатство" конкурсында мөслимлеләр җиңү яулады
Тернәкләндерү һәм социаль адаптация үткәрү, мәдәни, рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү, социаль изоляциядән арындыру, физик активлыкларын саклау максатында социаль хезмәт алучылар, картлар һәм инвалидлар йортларында яшәүчеләр арасында "Мои года - мое богатство" республика конкурс-фестивале үтте.
-
Балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлатыгыз
Республикада сентябрь аенда булган янгыннарда 6 баланың гомере өзелгән, 13 бала яраланган. Соңгы көннәрдә килеп чыккан янгыннарда, күзәтүчесез калган балаларның имгәнү һәм җәрәхәтләнү очраклары арту бигрәк тә борчый.
-
“Халык контроле” республика дәүләт мәгълүмат системасында файдаланучыларга акча түләү кертелде
Татарстанның барлык гражданнары да 1 мең сумнан алып, 3 мең сумга кадәр түләү ала ала. Моның өчен ТР дәүләт хезмәтләре порталында (https://uslugi.tatarstan.ru) теркәлергә кирәк.
-
Авыл хуҗалыгы формированиеләренең күрсәткечләре нинди?
Илнең азык-төлек муллыгын тәэмин итүче тәҗрибәле игенчеләребез, уңган терлекчеләребез, гомумән, агропромышленность комплексының барлык тармакларында хезмәт куючылар һөнәри бәйрәмнәрен матур нәтиҗәләр белән каршылады.
-
20-23 октябрь көннәренә һава торышы
Алтын төсләргә күмелгән көзге урман матурлыгына сокланып та өлгерә алмадык, суык һава температурасы бер-ике көн эчендә яфракларны коеп төшерде. Бүген агачларның күкбесе шәрә ботактан гына тора. Шулай да быел кыш тиз киләчәк, дип сөенергә ашыкмагыз, ди синоптиклар.
-
Вәрәшбашлылар авылны тәртипкә китерде
Вәрәшбаш авылының Комсомол урамында газ торбаларына комачаулаучы чаган агачлары киселде. Бу эшне башкаруда Йошкар-Оладан килгән урман кисүчеләр ярдәм иткән.