Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аучылар колагына

Мөслим районы берничә аучылык хуҗалыгына бүленгән. Һәр хуҗалык аучыларны һәм, гомумән, барлык табигать яратучыларны бай хайваннар дөньясы һәм районның искиткеч матур табигате белән кызыктыра. Аучылык хуҗалыкларында кабан дуңгызлары, пошилар, кыр кәҗәләре, куяннар, селәүсен, суер, көртлекләр бар. Булган җәнлекләрне саклау, аларның баш саннарын арттыру максатында урман караучылар (егерь) эчке эшләр бүлеге...

Мөслим районы берничә аучылык хуҗалыгына бүленгән. Һәр хуҗалык аучыларны һәм, гомумән, барлык табигать яратучыларны бай хайваннар дөньясы һәм районның искиткеч матур табигате белән кызыктыра. Аучылык хуҗалыкларында кабан дуңгызлары, пошилар, кыр кәҗәләре, куяннар, селәүсен, суер, көртлекләр бар.

Булган җәнлекләрне саклау, аларның баш саннарын арттыру максатында урман караучылар (егерь) эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә рейдлар уздыралар. Урман караучылар хуҗалыкларны һәрчак күз уңында тота. Районда бүген Татарстан Республикасы хайваннар дөньясын саклау һәм файдалану Идарәсендә укып кайткан ике урман караучы эшли. Алар тарафыннан төрле биотехник чаралар оештырыла, һәр төр кыргый җәнлекләргә махсус өстәмә тукландыру мәйданчыклары ясала. Алар өчен яфрак азык, төрле ярма катнашмалары, тозлыклар куела. Бу үз чиратында кыргый хайваннарга кышкы чорны югалтуларсыз үткәрергә ярдәм итә.

Бүген аучылык - табигатьтә ял итүнең иң популяр төренә әйләнеп бара. Әмма аучылар арасында хайваннар дөньясына зыян китермичә, әйләнә-тирә табигатькә, киек кошларга, кыргый җәнлекләргә сак караш белән эш итүчеләр күбрәк булсын иде.

2016 елның 1 гыйнварыннан районның барлык аучылык хуҗалыкларында ау җәнлекләренең кышкы исәп-хисабын алу башланды. Аучыларга һәм табигатьтә ял итәргә яратучыларга урманнарга чыгуны туктатып торырга, җәнлекләрне куркытмаска дигән үтенеч белән мөрәҗәгать итәбез. Чөнки кышкы исәп-хисап буенча киләсе ау сезонына районга квота билгеләнә.

Владимир Муринов,

ТР аучылык ресурсларын саклау һәм файдалану идарәсенең Мөслим районы буенча районара бүлек җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев