20 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Бала тугач бирелә торган пособие күләме 14 497 сум
Бу елны да 1 гыйнвардан пособиеләр күләме артты. Федераль һәм республика законнары тарафыннан расланган социаль түләү күләмнәре агымдагы елда да үзгәрде. Бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособие күләме хәзер 14 497 сум тәшкил итә (2015 елда 13 742 сум иде). Яшь ярымга кадәр бала караган әниләргә айлык пособие күләме...
-
Аучылар колагына
Мөслим районы берничә аучылык хуҗалыгына бүленгән. Һәр хуҗалык аучыларны һәм, гомумән, барлык табигать яратучыларны бай хайваннар дөньясы һәм районның искиткеч матур табигате белән кызыктыра. Аучылык хуҗалыкларында кабан дуңгызлары, пошилар, кыр кәҗәләре, куяннар, селәүсен, суер, көртлекләр бар. Булган җәнлекләрне саклау, аларның баш саннарын арттыру максатында урман караучылар (егерь) эчке эшләр бүлеге...
-
Яңа ел белән яңа бәяләр килде
1 гыйнвардан Татарстанда балалар бакчасы өчен ата-аналар түләргә тиешле акчаның күләме артты. (Якынча бу арту 180-270 сум тирәсе). Түләүләр оешманың төренә, эш вакытына һәм сабыйның яшенә бәйле. Шул ук вакытта ата-аналар өчен барлык ташламалар һәм компенсацияләр саклана. Беренчедән, һәркемгә федераль субсидия тиешле: беренче балага - 20, икенчесенә - 50, өченчесенә...
-
Күпфункцияле үзәк төзелеше буенча тикшерү узды
2016 елның гыйнвар аенда Мөслим районының контроль хисап палатасы Мәлләтамак авылында төзелгән купфункцияле үзәк төзелешенең сыйфатын һәм башкарылган эшләрнең күләмен тикшерде. Тикшерү нәтиҗәләре нигезенә таянып, подрядчы җитәкчесе исеменә, ачыкланган төзелеш тәртипләрен бозу буенча хат җибәрелде.
-
“Театр моды” студиясендә эш гөрли
Бүген кызлар курчак тегә башладылар. Шулай ук бу елның символы булган маймыл уенчыгы да тегү планлаштырыла. Эш азагында тегелгән курчаклардан күргәзмә оештырылачак. Теләгән балаларны студиягә чакыралар. Җитәкчесе - Лилия Афзалова
-
Район үзәгендәге “Кояшкай” балалар бакчасында капиталь ремонт башланып китте
Республика программасы нигезендә тагын ике бакчада -Иске Карамалы авылының "Кояшкай", Рус Шуган авылының "Зернышко" балалар бакчаларында да ремонт үтәчәк. Район үзәгенең "Кояшкай" бакчасына 18,5 млн. сумлык ремонт керәчәк. Бакчага йөргән 161 сабый бүгенге көндә Мөслимнең "Күбәләк", "Карлыгач", "Ләйсән", "Миләшкәй" балалар бакчаларына, Мөслим урта мәктәбенә урнаштырылды.
-
Баскетбол буенча иптәшләрчә очрашу узачак
"Мизгел" яшьләр үзәге 27 гыйнвар көнне Мөслим урта мәктәбе спорт залында студентлар арасында баскетбол буенча иптәшләрчә очрашу уздыра. Җанатарларны да көтеп калалар. Бәйге 18:00 сәгатьтә башлана.
-
Бураннар көтелә
20 гыйнварда, Татарстанда болытлы һава. Кар, төнлә һәм иртән урыны белән буран булачак. Җил көньяк-көнчыгыштан, төнлә һәм иртән көчәйгәндә секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе хәбәр итә. Синоптиклар фаразына караганда, төнлә һава температурасы 6-11, көндез 2-7 градус салкын булачак. Юлларда бозлавык,...