Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Ашаган белми димәсеннәр...

Вакытны экономияләү өчен күпләр азык-төлек продуктларын китереп бирү сервисларыннан файдалана. Продуктларны кабул иткәндә нәрсәгә игътибарны итәргә кирәк? Шушы сорау белән ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль бүлеге өлкән белгече Алена Виноградовага мөрәҗәгать иттек.

– Товарны дистанцион рәвештә сатып алу сату-алу килешүе нигезендә башкарыла. Ул сатып алучының төрле мәгълүмат чыганакларында тәкъдим ителгән товар тасвирламасы танышуы нигезендә төзелә, – ди Алена Виноградова.
“Кулланучылар хокукларын яклау турында” Федераль законның 26.1 маддәсен гамәлгә ашыру өчен азык-төлек продуктларын дистанцион ысул белән сату кагыйдәләре расланган. Әлеге кагыйдәләрнең 5 пунктында Россия Федерациясе законнары белән тыелган яисә чикләнгән товарларны, шул исәптән алкоголь продукциясен дистанцион ысул белән сату тыелган. Шул рәвешле Россия Федерациясе кануннары азык-төлек продуктларын китереп бирү (сату) өчен нинди дә булса чикләүләрне түгел, ә продукциянең сыйфатына һәм куркынычсызлыгына карата аләпләрне билгели.
– Китерелгән продуктларның сыйфатын һәм яраклылык вакытын игътибар белән карап алырга кирәк. Нинди дә булса әйбер алганда таныш продуктларга, мәсәлән, кибеттә тотып карап алган продуктларга өстенлек бирергә; азык-төлекнең саклану вакытын, кабын тикшерергә; танышларыгызның яхшы бәяләмәләре булган сервислардан файдаланырга тырышыгыз, – ди ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль бүлеге өлкән белгече Алена Виноградова. 
Азык-төлек товарлары төрелгән булырга, төргәкнең бөтенлеге сакланырга тиеш. Хәтта әзер төшке аш контейнерларында да аларны әзерләү датасы, составы һәм яраклылык вакыты күрсәтелергә тиеш. Азык-төлек продуктларын дистанцион рәвештә сатучылар санитария нормаларын һәм кагыйдәләрен, техник регламентлар һәм дәүләт стандартлары таләпләрен үтәүдән азат ителми.
Товарны китергәндә кулланучыга товар турында кирәкле һәм дөрес мәгълүмат, шулай ук товарны кире кайтару тәртибе һәм билгеләнгән вакыты турында (Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законның 26.1 матдәсе 2-3 пунктлары) язмача информация бирелергә тиеш. Сатучыдан яки курьердан товар яки касса чегын таләп итәргә кирәк. Сатучы азык-төлек продуктлары турында дөрес булмаган мәгълүмат бирергә, шулай ук саклану вакыты чыккан азык-төлек продуктларын сатарга мөмкин. Бу очракта сатып алучыга товарны алыштыру яки килешүне өзү һәм аның өчен түләнгән акчаны кире кайтаруны таләп итеп дәгъва белдерергә кирәк. Сатучы сезнең таләпләрне канәгатьләндерүдән баш тарткан очракта, әлеге бәхәс судта карала.
Рәмилә Сәләмова

Фото – “Татар–информ” архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев