Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2033 елдан тәмәкене сатып алу да мөмкин булмаячак

Россиядә 2015 елда һәм аннан соң дөньяга килгән гражданнарга 2033 елдан сигарет сатылмаячак. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы шундый тәкъдим белән чыккан. Документта коммуналь фатирларда, җәмәгать өчен каралган барлык төр автотранспортта, пассажирларга шәһәрара һәм халыкара траспорт хезмәте күрсәткәндә, транспорт тукталышларында һәм алар тирәсендәге 3 метр арада тәмәке тартуны бөтенләй тыю турында...

Россиядә 2015 елда һәм аннан соң дөньяга килгән гражданнарга 2033 елдан сигарет сатылмаячак. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы шундый тәкъдим белән чыккан. Документта коммуналь фатирларда, җәмәгать өчен каралган барлык төр автотранспортта, пассажирларга шәһәрара һәм халыкара траспорт хезмәте күрсәткәндә, транспорт тукталышларында һәм алар тирәсендәге 3 метр арада тәмәке тартуны бөтенләй тыю турында да сүз бара. Шулай ук сәүдә үзәкләре ишекләре яныннан 3 метрга кадәр арада, җәяүлеләр өчен ясалган җир асты һәм җир өсте юл кичүләрендә, хәтта шәхси транспортта балалар булганда тәмәке тарту тыела. Бинаның нинди типта булуына карамастан, ул хәтта үз фатирың булса да, тәмәке тартуга каршы булган кешеләр янында тәмәке пыскыту тыела. 2015 елда һәм аннан соң туганнарга балигълык яше җиткәч тә тәмәке сату тыелырга мөмкин - бу яңалык булып санала. Сәламәтлек саклау министрлыгы концепциясе хупланып кабул ителгән очракта тартмый торган тәмәке эшләнмәләрен җитештерүгә, читтән кертүгә һәм аларның таралышына киртә куела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама