Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

200 һәм 2000 сумлыкларда Казан күренеше булырга мөмкин

Әлегә 200 һәм 2000 сумлык купюралар тышлыгына нәрсә төшереләсе билгеле түгел. Ләкин моны Россия халкы үзе хәл итәчәк. Шунысы мөһим: Казаныбыз да яңа төр кәгазь акча тышлыгына эләгергә мөмкин. Моның өчен татарстанлыларга тырышырга гына кирәк.


Яңа банкнотларның дизайнын билгели торган конкурсны Россия Үзәк банкы игълан итте. Тавыш бирүдә катнашучыларга купюраларда төшереләчәк шәһәрләрне, алардагы истәлекле урыннарны күрсәтергә кирәк.

Тавыш бирүнең беренче этабы «Твоя-Россия.рф» сайтында 28 июньнән алып 28 июльгә кадәр барачак. 5-30 августта үткәреләчәк икенче этабында «Иҗтимагый фикер» фонды 6 мең кеше арасында сораштыру оештырырга ниятли. Аның нәтиҗәләре буенча иң популяр 10 шәһәр һәм аларга кагылышлы 20 символ билгеләнәчәк.

Конкурс җиңүчеләре 5 сентябрь - 5 октябрь аралыгында узачак тавыш бирүнең соңгы этабында билгеләнәчәк. Ул вакытта «Твоя-Россия.рф» сайтында, йә федераль басмалардагы анкеталарны тутырып, тавыш биреп булачак. Моннан тыш, 7 октябрь көнне «Россия 1» телеканалы эфирында SMS аша да тавыш биреп булачак.

Ничек тавыш бирергә?

Бәйгедә Facebook, «ВКонтакте» яки «Одноклассники» cоциаль челтәрләре аккаунтын кулланып, яки мобиль телефоны аша теркәлү узып тавыш бирергә мөмкин.

200 һәм 2000 сумлык банкнотларны 2017 елның ахырына чыгарырга планлаштыралар. «Без тавыш бирүдә катнашкан бар кешенең «бер кешедән - бер тавыш» дигән принцип буенча эш йөртүен телибез. Әмма шул ук вакытта төрле алымнар кулланып һәм сайтта төрлечә теркәлеп тавыш бирүчеләргә каршы була алмыйбыз. Тавыш бирүнең масштабларын исәпкә алсак, мондый төр омтылышлар нинди дә булса әһәмиятле йогынты ясамаячак. Ләкин шул ук вакытта безнең теркәлү системасы «ясалма накрутка»лардан сакларга да ярдәм итә», - ди тавыш бирүне оештыручылар.

Казан төшерелсен!

200 һәм 2000 сумлык купюраларда Татарстан башкаласы, аның тарихи һәйкәлләре дә керергә мөмкин. Моның өчен конкурсның беренче этабында ук Казан һәм аның истәлекле урыннары 5 меңнән күбрәк тавыш җыярга тиеш. Шул очракта гына шәһәребез икенче турга уза ала.

«Бизнес Online» басмасына биргән мәгълүматларда Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы Евгения Лодвигова исә, һичшиксез, Татарстан башкаласын алга чыгарырга кирәк дигән фикердә. «Һәркем танып белгән архитектура корылмаларын - Казан Кремле яки «Казан» гаилә үзәге - истән чыгармаска кирәк. Игенчеләр сараен да һәр кеше таный. Аларның Казан символлары булуын һәркем белә. Казан рәсемнәренең нинди купюрада төшүе мөһим түгел. Бөтен шәһәрлеләр дә шуны аңлый: һәрвакыт кулланылышта булган акчаларда үз шәһәреңне күрсәтү үзе ни тора», - дигән Евгения Лодвигова.

Татарстанлылар һәм республикадан читтә яшәүче милләттәшләребез исә Казан Кремле фонындагы Муса Җәлил һәйкәле өчен тавыш бирергә чакыра. Чөнки бу шәхес - Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган бердәнбер шагыйрь.

Хәер, сайлау мөмкинлеге зур. Димәк, Казанның истәлекле урынын алып, тавыш кына биреп, Казанны алга чыгару өчен тырышасы гына кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X