Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт дөньясында

Волейбол ярышлары үтте

Көчлеләр кубогына ир-аталар һәм хатын-кызлар арасында волейбол ярышлары узды.

12 март көнне Мөслимдә көчлеләр кубогына ир-аталар һәм хатын-кызлар арасында волейбол ярышлары узды.
Әлеге ярышлар Мөслим командалары арасында 5 ел дәвамында үткәрелеп килә. Бу көнне барлыгы 9 команда үзара көч сынашты.
Уен нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр.
Ир-атлар арасында:
1 урында - "Илтранс" командасы;
2 урында - "Илтранс-1" командасы;
3 урында - "Илтранс-3" командасы.

Хатын-кызлар арасында урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урында - "Факел" командасы;
2 урында - "СОК Юность" командасы;
3 урында - "Исполком" командасы.
Иң яхшы уенчылар:
Фаит Исламов; 

 Илнар Ибнеев;
Шамил Мирсалихов;
 Резеда Кондратьева;
Сания Касыймова;
 Амилә Баһауова.
Җиңүче командаларга иганәчеләр әзерләгән грамоталар, медальләр, истәлекле бүләкләр һәм кубок бирелде.
 Фотолар - "Яшьлек" спорт-сәламәтләндерү комплексы архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев