Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Спорт

Винтовкадан ату буенча ярышлар узды

Рус Шуган төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында укучылар арасында Советлар Союзы Герое Петр Днепров кубогына пневматик . Быел 20нче тапкыр үткән ярышлар Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланды.

Рус Шуган төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында укучылар арасында Советлар Союзы Герое Петр Днепров кубогына пневматик винтовкадан ату буенча ярышлар узды. Быел 20нче тапкыр үткән ярышлар Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланды.

Чара башланганчы кунакларны Хәтер һәм ватанпәрвәрлек почмагы белән таныштырдык. Ярышта катнашучылар Ватан өчен гомерен биргән 

райондашларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм алар истәлегенә чәчәкләр салдылар. Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләре ветераны Сергей Фроловка, махсус хәрби операция ветераны Руслан Кашаповка, педагогик хезмәт ветераны, пневматик винтовкадан ату ярышларын оештыручыларның берсе Павел Устеряковка ДОСААФның Татарстан бүлегенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. 

Ярышларның инициаторы – Рус Шуган мәктәбенең 1975 елгы чыгарылыш укучысы Шәрипҗан Мәрданшин. 21 ел элек, Бөек Җиңүнең 60 еллыгы алдыннан, ул ату ярышларын үткәрергә тәкъдим иткән иде. Ш. Мәрданшин  тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча матди-техник базаны ныгытуда даими ярдәм күрсәтте.

Пневматик винтовкадан ату ярышларында район мәктәпләреннән 11 команда катнашты. Командалар арасында беренче һәм икенче урыннарны Олы Чакмак мәктәбе командалары яулады. Өченче урын Рус Шуган мәктәбе командасына бирелде. 

Шәхси беренчелектә егетләр арасында Олы Чакмактан Нурислам Гарипов – беренче, Айнур Габидуллин икенче урынны алды. Кызлар арасында Олы Чакмактан Ландыш Сафина – беренче, Рус Шуганнан Арина Борисова икенче урынга лаек булды. Михайловка мәктәбеннән Әмир Исмәгыйлев һәм Түбән Табын командасыннан Гөлсинә Идиятуллина призер булдылар. Призлы урыннар алган командаларга – грамоталар һәм кубоклар, ә шәхси зачетта җиңүчеләргә грамоталар, медальләр һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. 

Фирдәүс Фәрхетдинов, Рус Шуган мәктәбе директоры.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев