Татарстан кроссы актив тормыш рәвеше алып баручыларны үзенә җыйды
Спорт

Татарстан кроссы актив тормыш рәвеше алып баручыларны үзенә җыйды

Алар З километрга йөгерделәр, эфстафетада катнаштылар

Бүген "Яшьлек" спорткомплексында "Татарстан кроссы-2025" спорт чарасы узды. 

Чарада катнашучылар 3 километрга һәм эстафета рәвешендә йөгерде. 

Бу көнне ГТО нормаларын тапшырган ирле-хатынлы Мөслим урта мәктәбе укытучылары Гөлсинә һәм Фатих Сафиннар, "Рантамак" җәмгыяте бухгалтеры Айгөл Хафизова, Мөслим гимназиясе укучысы Ислам Бариевка ГТО күкрәк билгеләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Лилия Шәймиева репортажы.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев