Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт дөньясында

Сәнгать мәктәбе ГТО тапшырды

Сәнгать мәктәбенең 20 хезмәткәре табигатьтә ГТО нормативларын тапшырды.

"Сәламәтлек бишьеллыгы" район программасы кысаларында Мөслим балалар сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшырдылар.
Бүген ГТО комплексы ("Хезмәткә һәм саклануга әзер") массакүләм рәвештә хезмәт коллективлары тормышына керә. Бу - илебез халкын физик тәрбияләүнең, массакүләм спортны үстерүгә һәм милләтне сәламәтләндерүгә багышланган норматив нигезе.
27 сентябрь көнне коллектив гаризасы буенча бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын безнең мәктәптән 20 хезмәткәр тапшырды.
ГТО значогын алу өчен барлык нормативларны тиешле югарылыкта тапшырырга кирәк иде. Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен нормативлар   аерыла, анда яшь үзенчәлекләре исәпкә алына.
Барлык хезмәттәшләребезне һәм мөслимлеләрне район программасыннан  читтә калмаска, үзебезнең физик әзерлегебезне сынап карарга чакырабыз, - дип хәбәр итәләр Мөслим сәнгать мәктәбеннән

Фото - Мөслим сәнгать мәктәбе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев