Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт дөньясында

Республика күләмендә муниципаль хезмәткәрләр арасында җиңүче

Район башлыгы Альберт Хуҗин Республика спартакиадасы кысаларында бильярд ярышларында катнашты.

Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләр арасында узучы спартакиада кысаларында бильярд буенча 3нче төркем ярышлар үтте.

15 ноябрьдә  Байлар Сабасында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасының бильярд буенча ярышлары узды. Положение нигезендә ярышларда район һәм шәһәр җитәкчеләре, район башлыклары, Башкарма комитет җитәкчеләре һәм аларның урынбасарлары гына катнаша ала.

"Мөслим районы исеменнән район башлыгы Альберт Хуҗин чыгыш ясады. Беренче урын өчен көрәштә ул Баулы районыннан гына калышып мактаулы икенче урынны яулады. Чирмешән районы өченче урында.

Без котлауларга кушылабыз һәм алга таба җиңүләр һәм  спортта уңышлар телибез", - дип язалар спорт мәктәбеннән.

Фото -спорт мәктәбеннән

 




 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев