Спорт

Райондашларыбызның зур җиңүе!

5–8 ноябрь көннәрендә Санкт-Петербург шәһәрендә «Атланты Северной Пальмиры» бөтенроссия ярышлары узды

Әлеге дәрәҗәле бәйгедә «Яшьлек» спорт мәктәбендә тәрбияләнгән Илдар Зиннуров һәм Илһам Бариев үз үлчәү авырлыкларында алтын медальләр яуладылар!

Спортчыларыбыз югары әзерлек дәрәҗәләрен тагын бер кат раслап, Россия беренчелегендә катнашу өчен шәхси квоталарга да ия булдылар.

Егетләрне зур җиңүләре белән котлыйбыз! Алда да яңа үрләр, матур нәтиҗәләр һәм зур уңышлар юлдаш булсын!

Фотолар - Ларис Бариевтан.


Нет комментариев