Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Спорт

«Президент ярышлары»ның муниципаль этабы узды

Кечкенә булуларына карамастан, яшь спортчылар максималь нәтиҗәләр күрсәттеләр. Күбесенең ГТО буенча бронза, көмеш һәм алтын билгеләр алу мөмкинлекләре бар.

6 март көнне "Яшьлек" спорткомплексында "Президент ярышлары"ның муниципаль этабы узды. 3 кыз һәм 3 малай составындагы 5 нче сыйныф укучылары ГТО нормативлары тапшырдылар.

Кечкенә булуларына карамастан, яшь спортчылар максималь нәтиҗәләр күрсәттеләр. Күбесенең ГТО буенча бронза, көмеш һәм алтын билгеләр алу мөмкинлекләре бар.

Җиңүчеләр:

Йөгерү, 1000 м - Раил Сәләхов, Мөслим гимназиясе, 3 мин. 38 сек., Рүзилә Минеева, Мөслим гимназиясе - 3 мин. 46 сек.

Йөгерү, 30 м - Рәшит Абдуллин, Мөслим лицее, 5 мин. 34 сек., Регина Закирова, Мөслим лицее, 5 мин.58 сек.

Тартылу - Ильяс Шамилов, Салауз-Мухан мәктәбе, 15 тапкыр.

Идәннән күтәрелү - Руфинә Хәйдәрова, 25 тапкыр.

30 секундта гәүдәне күтәрү - Самир Сабитов, 34 тапкыр, Кадрия Мирзанурова, 27 тапкыр.

Утырган килеш алга иелү - Самир Яббаров, +18 см, Алина Шәймөхәмәтова, +21 см

Урыннан озынлыкка сикерү - Алмаз Морзаханов, Мөслим урта мәктәбе, 202 см, Регина Мирсаяпова - 190 см.

Фотолар - "Яшьлек" спорткомплексыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев