Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Спорт

Петр Алексеевич Днепров истәлегенә волейбол турниры узды

6 декабрь көнне Рус Шуган мәктәбенең спорт залында ир-атлар командалары арасында советлар союзы герое Петр Алексеевич Днепров истәлегенә 32 тапкыр волейбол турниры узды

Узган турнирда 5 команда катнашты. Урыннар түбәндәгечә:
1 урын – Илтранс – 1 командасы;
2 урын – Илтранс – 2 командасы;
3 урын – Сетевая компания командасы;

Ярышларда аерым игътибарны яшь катнашучы, волейболга кечкенә адымнарын ясап килүче - 6 яшьлек Арслан Мадъяров җәлеп итте. Үз яшенә карамастан, турнирның иң яхшы уенчысы дип танылды. Аның тырышлыгы һәм сәләте барлык катнашучыларны рухландырды. Шулай ук иң яхшы уенчылар дип Салават Сруров һәм Самир Батталов булды.

Җиңүчеләр кубок, медальләр, грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Фотолар «Яшьлек» спорт комплексыннан, Шамил Мадъяровның шәхси архивыннан. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев