Мөслимдә волейбол буенча район башлыгы кубогы турниры бара
Ярышларда районнардан килгән җитәкчеләр, ТР Волейбол федерациясе вәкилләре, республика спорт мәктәпләренең волейбол буенча тренерлары катнаша
Бу минутларда Мөслимнең “Яшьлек” спорт комплексында Мөслим муниципаль районы башлыгы кубогына волейбол буенча турнир бара.

Ярышларда районнардан килгән җитәкчеләр, ТР Волейбол федерациясе вәкилләре, республика спорт мәктәпләренең волейбол буенча тренерлары катнаша.

Катнашучыларны район башлыгы Альберт Хуҗин сәламләде һәм командаларга уңышлар теләде. Республика ярышларының баш хөкемдары буларак танылган, әлеге турнирда уенчы булган Алексей Овощников уен тәртибе белән таныштырды.

Мондый турнир Мөслимдә быел икенче тапкыр үтә һәм Мөслим муниципаль районы башлыгы Альберт Хуҗин инициативасы белән оештырыла. Киләчәктә дә турнир традицион рәвештә үткәреләчәк.
Лилия Шәймиева репортажы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев