Мөслимдә 120 спортчы «ДОСААФ Кубогы» өчен көч сынашты!
16 октябрьдә районда армрестлинг буенча ДОСААФ кубогына ачык турнир узды
Ярышларда төрле яшьтәге 120 яшь спортчы катнашып, үзләренең көчен, осталыгын һәм җиңүгә омтылышын күрсәтте.
Команда беренчелегендә җиңүчеләр:
1 урын – Габдулла Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе;
2 урын – Мөслим гимназиясе;
3 урын – Мөслим политехника техникумы.
Шәхси беренчелектә дә спортчылар төрле яшь һәм авырлык категорияләрендә призлы урыннар яулады.
ДОСААФның Мөслим җирле бүлекчәсе советы рәисе Айдар Шәймөхәммәтов җиңүчеләргә һәм призерларга медальләр, кубоклар һәм грамоталар тапшырды.
Җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз! Яңа үрләр һәм зур җиңүләр телибез!
Фотолар – спорт мәктәбеннән.
Нет комментариев