Мөслим районы башлыгы Кубогы-2026: волейбол турниры нәтиҗәләре
Ярышларда республика районнарыннан килгән җитәкчеләр, ТР Волейбол Федерациясе вәкилләре, республика спорт мәктәпләренең волейбол буенча тренерлары, районнардагы спорт бүлекләре җитәкчеләре катнашты
Мөслимнең "Яшьлек" спорткомплексында Мөслим муниципаль районы башлыгы кубогына волейбол буенча турнир үтте.
Ярышларда республика районнарыннан килгән җитәкчеләр, ТР Волейбол Федерациясе вәкилләре, республика спорт мәктәпләренең волейбол буенча тренерлары, районнардагы спорт бүлекләре җитәкчеләре катнашты.
Спорт сөючеләрне район башлыгы Альберт Хуҗин сәламләде һәм командаларга уңышлар теләде. Республика ярышларының баш хөкемдары буларак танылган, әлеге турнирда уенчы булган Алексей Овощников чарада катнашучыларны Россия волейболының туган көне белән тәбрик итте.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды:
1 урын – ТР Волейбол Федерациясе вәкилләре һәм оештыручылар командасы;
2 урын – районнарның спорт бүлекләре җитәкчеләре командасы;
3 урын – спорт мәктәпләре тренерлары командасы;
Дүртенче урынны республика районнары җитәкчеләре командасы яулады.
Мондый турнир Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин инициативасы белән узган елда үткәрелә башлаган иде һәм агымдагы елда икенче тапкыр оештырылды. Киләчәктә дә турнир традицион рәвештә үтәр дип өметләнәбез.
Фото – район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев